Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Энҗе бөртегедәй затлы ул, аны саклыйк!

Үзе яшь, үзе уңган-булган журналист Руслан Җәләев җитәкчелегендә эшләп килүче "Бөгелмә авазы" газетасы хезмәткәрләре эшләрен яратып, иҗади якын килеп, ихлас күңелдән башкаралар. Әлфинә КӘРИМОВА, мәгариф ветераны. Бөгелмә шәһәре. Газета укучылар редакциягә нинди генә гозер белән мөрәҗәгать итмәсеннәр, журналистлар, һич кенә дә авырыксынмыйча, проблеманы чишүгә керешәләр. Моның өчен алар көчләрен дә,...

Үзе яшь, үзе уңган-булган журналист Руслан Җәләев җитәкчелегендә эшләп килүче "Бөгелмә авазы" газетасы хезмәткәрләре эшләрен яратып, иҗади якын килеп, ихлас күңелдән башкаралар.

Әлфинә КӘРИМОВА,
мәгариф ветераны.
Бөгелмә шәһәре.


Газета укучылар редакциягә нинди генә гозер белән мөрәҗәгать итмәсеннәр, журналистлар, һич кенә дә авырыксынмыйча, проблеманы чишүгә керешәләр. Моның өчен алар көчләрен дә, вакытларын да кызганмыйлар, тиешле оешмалар белән берлектә мәсьәләне уңай якка чишү чараларын эзлиләр.

Мин бу газетаны 20 елга якын алдырам, яратып укыйм. Газетаны укучылар укып-күреп торалар - кешеләр "Бөгелмә авазы"н туганнарыдай күреп, шатлыклары белән уртаклашалар, кайгы-хәсрәтләре турында телефон аша шылтыраталар, хат-хәбәр җибәрәләр. Безнең өчен газетада эшләүчеләр - киңәшчеләр дә, иң кадерле кешеләр дә.

Шулай ук газета битләрендә шәһәр җитәкчеләре, җаваплы кешеләр, илебез, милләтебез күрке булган затлы шәхесләр дә чыгыш ясый. Ул язмаларны укып, без аларның уңышларына куанабыз, ә тискәре күренешләр өчен бергәләп көенәбез, борчылабыз. Бөгелмәләр өчен бу басма җан азыгы булып тора, күңел күтәренкелеге бирә, ил-көн хәбәрләре белән даими таныштырып бара.

Менә 2011 ел да төгәлләнеп килә. Шулай булгач, киләсе елның беренче яртысы турында кайгырта башларга бик вакыт. Җәмәгать, почта бүлекчәләренә барып, яисә үзегезгә килеп йөрүче почта хезмәткәрләре аша "Бөгелмә авазы"на язылу хәстәрен күрегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Бөгелмә газета