Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Һәркем үз эшен төгәл башкарсын иде

2011 елның соңгы аена - декабрьгә дә килеп кердек, җәмәгать. Димәк, 2012 елның беренче яртысында да уңышларга бергәләп шатланыр, проблемаларны уртага салып сөйләшер өчен, билгеле инде, тизрәк "Бөгелмә авазы"на язылып калырга кирәк. Әйткәнебезчә, без сездән - әбунәчеләребездән башка яши алмыйбыз.

Әлфия МОСТАФИНА.

Газетага язылу дигәннән, бигрәк тә соңгы араларда укучыларыбыз телефон аша почта хезмәткәрләре эшеннән зарланып хәбәр итәләр. Мәсәлән, Кече Бөгелмә авылыннан Кәбир абый Төхбәтуллин, ул узган елда да бу проблеманы кузгаткан иде, "Бөгелмә авазы"н өйгә китерү мәсьәләсенең авылда бик начар куелуы турында әйтә. "Әйтик, газетаның җомга санын безгә бик сирәк дүшәмбе көнне, ә күп очракта сишәмбе яки чәршәмбе көнне генә китерәләр, - ди ул. - Шулай булгач, ярминкәләр, ял көннәрендә уздырылачак мәдәни чаралар турында без белми дә калабыз".

Ә менә күптән түгел генә озак еллар "ТатНИПИнефть" институтында эшләп, лаеклы ялга чыккан, яше 80нән узган хезмәт ветераны, икенче төркем инвалид Тәнзилә ханым Шәрипова шылтырата. Башта ул үзе эшләгән оешма җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде: "Рәхмәт җитәкчеләргә, инде пенсиягә чыкканыма да байтак еллар узды, шулай да мине анда онытмыйлар, рәхмәт төшкерләре, ел саен "Бөгелмә авазы"на яздыралар, - диде. - Ә менә шушы басманы 11 нче почта элемтәсе бүлегендә миңа китерәселәре килми. Берсендә җомга саны килмәгәч, атна башында үзем кердем почта бүлегенә. Миңа "Бөгелмә авазы"н бер почмактан алып бирделәр. Икенчесендә почтальон хатын-кыздан нигә китермәүләре турында сорагач: "Бөтен йортка сез генә алдырасыз ул газетаны, сезнең өчен генә йөрмәм бит инде", - дип җавап бирде. Нишләргә инде, язылмасаң, яраткан газетабыздан башка кыен булыр кебек, язылып та, алып укый алмагач, нигә ул миңа?"

Шушы турыда ишеткәч, башка төрле уйлар килде. Ә бит подписка акчасының яртысыннан артыгы почта хезмәтен түләүгә китә. Без, газета хезмәткәрләре, соңгы биткә кызык өчен генә язмыйбыз бит: "Бөгелмә авазы" газетасы атнага ике тапкыр: чәршәмбе һәм җомга көннәрендә чыга". Димәк, ике арадагы килешү нигезендә, газета нәкъ менә шушы көннәрдә, һич булмаса, икенче көнне хуҗаларына барып ирешергә тиеш бит, югыйсә.

Район почта элемтәсе узелында да, аерым почта бүлекчәләрендә дә бу язмага битараф калмаслар, тиешле нәтиҗә ясап, газетага хәбәр итәрләр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: актуаль