Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Семинардан соң туган фикерләр

30 ноябрь көнне шәһәребезнең 2 нче лицеенда Бөгелмә муниципаль районы мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Укучыларга татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак укытканда, мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану һәм альтернатив программаларны үтәү аша белем сыйфатын күтәрү" дигән темага чираттагы семинар булып узды.

Сания ЮНЫСОВА,
11 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Семинарны лицейның милли мәсь-әләләр буенча директор урынбасары Фәүзия Зәйнуллина ачып җибәрде. Үзенең чыгышында ул татар телен укытуда заманча компьютер технологияләре куллану аша белем сыйфатын күтәрүгә басым ясады. Аннан соң семинарда катнашучыларга ачык дәресләрдән өзекләр тәкъдим ителде. Без I квалификация категорияле татар теле укытучысы Г.Габдрахманованың 5 нче сыйныфта - "Ике пирожный хикәясе", II квалификация категорияле татар теле укытучысы А.Ризванованың 1 нче сыйныфта - "Минем мәктәбем", I квалификация категорияле татар теле укытучысы Г.Миргасимованың 7 нче сыйныфта - "Буш вакыт", I квалификация категорияле татар теле укытучысы Д.Бәйрәшеваның 9 нчы сыйныфта "Серле китаплар" дәресләрен һәм "Әнием - сүрелмәс кояшым" дигән дәрестән тыш ачык чара карадык. Дәресләр барышында без укытучыларның уңай психологик халәт тудыру, уку эшчәнлеген дөрес оештыруларына, дәреснең һәр этабы бер-берсе белән үрелеп, гадидән катлаулыга үсешенә сокланып утырдык. Семинар барышында 2 нче лицей укытучыларының заманча технологияләрдән уңышлы файдалануларына тагын бер кат инандык. Шулай ук чара барышында аның бүгенге көндәге актуаль мәсьәләләр белән бәйләнешенә игътибар иттек. Бу нисбәттән караганда да, һәр җыр, һәр шигырь уңышлы сайланган иде. Семинарда катнашучы һәммә кеше үзенең әнисен күз алдына китереп, искә алып утыргандыр дип уйлыйм.

Семинар буенча фикер алышуларда шәһәр һәм районда татарча чыга торган бердәнбер "Бөгелмә авазы" газетасы баш мөхәррире Руслан Җәләев тә катнашты. Ул газетаның бүгенге хәле, бурычлары, көн кадагындагы актуаль мәсьәләләр белән таныштырды. Газетаны тагын да кызыклырак, аның битләрендә төрле яшьтәге мәктәп укучыларын җәлеп итәрлек сәхифәләр булдыру турында тәкъдимнәр әйтелде.

Әлеге семинардан күренгәнчә, 2 нче лицейда укучы рус телле балаларның татар телен зур кызыксыну белән теләп өйрәнүләренә һәм мәктәп, шәһәр, рес-публика күләмендә үткәрелә торган чараларда, иҗади конкурсларда, олимпиа-
даларда яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, призлы урыннарны яулап, үзләренең уңышлары белән укыткан укытучыларын, бигрәк тә әти-әниләрен сөендереп торачакларына шик юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: взятки