Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

“Сандугач”ыбыз сайрый башласын иде!

Сабырлыгым төкәнде дә, аптырагач, сезгә, "Бөгелмә авазы" газетасы редакциясенә, хат юлларга булдым әле. Мин Яңа елга кадәр Казаннан "Яңа гасыр" радиосын бик яратып тыңлый идем. Шуның исемен "Болгар" дип алыштырдылар. Ешлыгы шул ук 91,5 FM калды калуын, әмма хәзер бу радионың тапшыруларын юньләп тыңлап булмый (узган елның декабрь урталарында татар...

Әлфинә КӘРИМОВА,
җәмәгатьчелек хәбәрчесе.
Бөгелмә шәһәре.

"Әйтсәң - сүз, төртсәң - күз", - ди халык мәкале. Башка радиолар бит көне-төне дигәндәй бик матур эшлиләр, транзисторны кайчан ачсаң да, 5-6 канал җырлый да, сөйли дә.

Онытмаган булсагыз, 4-5 ел элек Бөгелмәбездә дә "Сандугач" радиосы бик әйбәт кенә эшли башлаган иде дә соң, озак тотмадылар шул, тизрәк томаладылар, өне чыкмасын дип.

Шәһәр җитәкчелеге, татар милләте турында кайгыртып, шәһәр-районыбыз өчен татарча радиотапшырулар алып бара торган FM ешлыгы ала алмас микән? Нигә шул ук "Сандугач"ны кире кайтармаска? Без - өлкәннәрнең, пенсионерларның бер генә хокукы бар бит, депутатлар, яисә президент сайлауларына гына барабыз. Башкача өйләребездән бик чыгып йөрмибез. Үзебезнең татар радиосы безнең өчен зур бүләк булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: радио болгар