Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Мондый очрашулар бик кирәк

10 февраль көнне шәһәребезнең 16 нчы гомумбелем бирүче урта мәктәбендә җирле хакимият вәкил-ләренең халык белән очрашуы булып узды. Анда шәһәр мэры урынбасары Ирина Белова, шәһәр Советы депутатлары Арслан Насыйбуллин, Вячеслав Айдуганов, "ЖЭУ-6" идарәче компаниясе җитәкчесе Лилия Заһидуллина, Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты директоры Виктор Пивсаев катнашты.

Әлфия МОСТАФИНА.

А.Насыйбуллин депутатлар корпу-сының 2011 елдагы эшчәнлегенә кыскача йомгак ясап, үзләренең эшендә халык мәнфәгатьләрен кайгыртуның иң беренчел бурыч икәнлеген ассызык-лады. В.Айдугановның чыгышы исә "сорау-җавап" рәвешендә барды.

В.Пивсаев мондый очрашуларның Бөгелмәдә инде шактый уздырылуына тукталды. Халык үзен аеруча борчыган коммуналь хезмәтләргә түләүләрнең ни дәрәҗәдә законлы икәнлеген белергә теләгәнгә күрә, очрашу барышында департамент җитәкчесенә шактый аңлату эше алып барырга туры килде.

Ә менә шул микрорайон халкы белән турыдан-туры элемтәдә торучы идарәче компания җитәкчелегенә бүгенге көндә бик авырга туры киләдер. Чөнки алар ике ут арасында калган кебек. Шуңа күрә үзенең чыгышында Л.Заһидуллина йортларда өлкән (җаваплы) зат сайлауның мөһимлеген саннарда тагын бер кат исбатлады. Аның әйтүенчә, идарәче компания белән торак милекчеләрен берләштерүче, халык арасында аңлату эшләре алып баручы бу затлар булган йортларда коммуналь хезмәтләргә түләүләрдә тәртипсезлекләр һәм ОДН түләүләре дә күпкә кимрәк икән. Чыгышының ахырында ул узган елгы нәтиҗәләр буенча уңышларга ирешкән шундый фидакарьләргә Рәхмәт хатлары һәм истәлеккә бүләкләр тапшырды.

Бу очрашуда битарафлар булмады. Очрашуга килгән халык үзен борчыган барлык сорауларга җитәкче һәм белгечләрдән төпле һәм нигезле җаваплар алды дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: очрашу жэу