“Һәркем үз эшен төгәл башкарсын иде”
Бөгелмә авазы"ның 7 декабрь санында газета укучыларыбызның почта хезмәткәрләре эшеннән канәгать булмаулары турында шушындый баш астында мәкалә дөнья күргән иде. Менә шуңа рәсми җавап килде. Анда түбәндәгеләр әйтелә: "Почта элемтәсе бүлекләре хезмәткәрләре белән вакытлы матбугат басмаларын, корреспонденцияләрне үз вакытында илтеп җиткерү кирәклеге турында аңлату эшләре алып барылды. 11 нче һәм...
Бөгелмә авазы"ның 7 декабрь санында газета укучыларыбызның почта хезмәткәрләре эшеннән канәгать булмаулары турында шушындый баш астында мәкалә дөнья күргән иде. Менә шуңа рәсми җавап килде. Анда түбәндәгеләр әйтелә: "Почта элемтәсе бүлекләре хезмәткәрләре белән вакытлы матбугат басмаларын, корреспонденцияләрне үз вакытында илтеп җиткерү кирәклеге турында аңлату эшләре алып барылды. 11 нче һәм Кече Бөгелмә почта бүлекләре начальникларына "Бөгелмә авазы"н китерү эшенә контрольне көчәйтергә кушылды.
Почтамт җитәкчелеге дә газета-журналларны, шул исәптән Бөгелмә авазы" газетасын, хуҗаларына вакытында илтеп җиткерүне контрольгә алачак. 11 нче һәм Кече Бөгелмә почта бүлекләренең үз эшләренә салкын караган хезмәткәрләренең декабрь ае өчен нәтиҗәләрне чыгарганда ай саен бирелүче премияләре киметеләчәк.
Газета укучылардан гафу үтенәбез һәм киләчәктә бу хәл кабатланмасына ышандырабыз.
Галина МЯГЧИЛОВА,
вакытлыча начальник вазифаларын башкаручы".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа