Җитәрлек түгел әлегә
30 гыйнвар көнне Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашында видеокиңәшмә режимында Казан IT-паркында республика Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының йомгаклау коллегиясе үтте. "Россиянең спорт төбәге булган Татарстанда халыкның 27 проценты гына даими спорт белән шөгыльләнә, бу канәгатьләнерлек күрсәткеч түгел", - диде Премьер-министр үз чыгышында.
Ләйсән ВИЛДАНОВА
әзерләде.
Фото http://kazan.kp.ru
Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рәфис Борһанов сүзләренә караганда, узган ел Татарстанда 97 спорт корылмасы файдалануга тапшырылган, хәзерге вакытта аларның саны 9 меңнән артып китә. Бөтендөнья универсиадасы проекты нигезендә, 27 спорт корылмасы сафка баскан. Хәзерге вакытта 1 миллионнан артык татарстанлы системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Әлеге күрсәткеч узган ел 3,5 процентка артып, 27 процент чамасы тәшкил иткән. Казанда спорт белән шөгыльләнүчеләр 6 процентка арткан.
Спорт белән шөгыльләнүче физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр саны 4,3 процентка үскән. Студентларның 47 проценты спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнә. Министр билгеләп үткәнчә, 2015 елга спорт белән шөгыльләнүче татарстанлыларның саны 35 процент тәшкил итәргә тиеш. 2011 елда Татарстанда Россия һәм халыкара күләмендәге 25 зур ярыш үткәрелгән. Шулай ук 2015 елда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәрү өчен көрәштә Казан җиңеп чыккан.
Рәфис Борһанов 2011 елда "Татарстан Республикасында физик культура һәм спортны үстерү" программасын финанслау күләме 1,02 миллиард сум тәшкил итүен билгеләп үтте. Тармак хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы - 9176 сум.
Докладын тәмамлап, Р.Борһанов Универсиадага ныклы әзерлек һәм аны лаеклы үткәрү төп бурыч булып калуын билгеләп үтте.
"Казан-2013" Башкарма дирекциясе" коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Владимир Леонов Бөтендөнья студентлар уеннарына әзерлек хакында бәян итте. Ул 2013 елгы Универсиада волонтерларын әзерләү эшенең актив рәвештә дәвам итүен билгеләп үтте. Инде бүген үк Уеннар дирекциясенә 40 илдәге потенциаль волонтерлардан 6,5 мең гариза кергән.
Уеннар вакытында Казанга 100 меңгә якын турист килер дип көтелә. Утырыш эшенә нәтиҗә ясап, Илдар Халиков министрлыкка 2013 елда - Универсиада, 2015 елда - спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты, шулай ук 2018 елда узачак футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләнү белән бәйле җитди процесслар кичерергә туры килүен билгеләп үтте.
Премьерның сүзләренә караганда, спорт белән шөгыльләнүче татарстанлыларның 23 проценттан 27 процентка кадәр артуы республика өчен җитәрлек түгел. "Бу саннар безне канәгатьләндерми. Өстәвенә, үсешкә, нигездә, студентлар спорты хисабына гына ирешелгән", - диде ул.
Илдар Халиков Лондонда узачак уеннарга әзерлекне көчәйтү турында тәкъдимнең кабул ителүен ассызыклады. 2012 елда Лондондагы Олимпия уеннарында катнашуга 49 татарстанлы дәгъва кыла.
Утырыш тармакның алдынгы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшыру белән төгәлләнде.
Очрашуда күп кенә районнарның уңай эш нәтиҗәләре яңгырады. Бөгелмәнең балалар һәм яшьләр спорт мәктәпләрендә, башка объектларында тәрбияләнүчеләрнең республика, ил күләмендә ирешкән бик күп уңай нәтиҗәләре булса да, яхшылар исемлегендә алар исеме яңгырамау күңелне төшерде, әлбәттә. Шуның өчен дә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы И.Касыймов бу өлкәдә көч куючы җитәкчелеккә үз нәтиҗәләрен күрсәтә белү өстендә дә ныклап эшләргә кирәклеге турында әйтте. Тырышып эшләү генә түгел, хезмәтнең җимешләрен күрсәтә белү дә бик кирәк шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа