Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Изгелек җирдә ятмый

Узган елның 29 декабре - минем хыялым тормышка ашкан көн. Миңа ул көнне мәктәбемдә ноутбук бүләк иттеләр. Юкка гына түгел, әлбәттә, тырышып укыганым: шәһәркүләм татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадаларда өченче ел рәттән беренчелекне алганым өчен. Мәктәбем, туган Бөгелмәм данын республика күләмендә яклаганга күрә.

Гөлназ МИҢНУЛЛИНА,
13 нче мәктәпнең
11 нче сыйныф укучысы.


Мондый бүләкләүләр бездә даими булып тора. Узган елны да мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучысы Анатолий Чахеевны да шундый зур бүләк белән шатландырганнар иде.

Балаларга шатлык-куаныч, могҗизаларга ышану мөмкинлеге биргәннәре өчен 13 нче урта мәктәп администрациясенә һәм шәһәребездәге "Интер" авто-үзәге җитәкчесе Мәгъсүм Мөдәррис улы Заһировка зур рәхмәт әйтәсем килә. Безнең мәктәптә еш була ул: уку йортында оештырылган төрле кичәләрнең, очрашуларның бик кадерле кунагы да. Мәгъсүм Мөдәррис улы - мәрхәмәтле һәм олы йөрәкле кеше. Аңа чын күңелдән исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, эшендә зур уңышлар, гаилә бәхете телим. Ул балаларның хыялларын тормышка ашыра, үзенең дә барлык теләкләре тормышка ашсын. Алдагы елларда да безнең мәктәпне ярдәменнән ташламасын, без исә, үз чиратыбызда, тырышып укырбыз, биек үрләрне яуларга тырышырбыз. Ә алга омтылу өчен стимул бар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: мәктәп бүләк