Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

“Нигә шулай күп түлибез?”

Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре, минем бер соравыма җавап табуда ярдәм итсәгез иде. Безнең Карабаш бистәсендә һәр фатирга шәхси җылылык системасы куелган. Техник хезмәт күрсәткән өчен һәр ай саен 21 сум 66 тиен түли идек инде. Быелның май аеннан, ни сәбәпледер, шуңа тагын өстәделәр һәм 98 сум 25 тиен итеп түли башладык....


Әмирҗан САБИРОВ.
Карабаш бистәсе
.

Редакциядән. Бу сорауга ачыклык кертүләрен сорап, Карабаш бистәсенең күпфатирлы йортларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү белән шөгыльләнүче "Уютный" (җитәкчесе - Рөстәм Мортазин) җәмгыятенә мөрәҗәгать иттек. Телефон аша җитәкче менә нәрсәләр хәбәр итте: "Күпфатирлы йортлардагы милек хуҗалары фатирларына җылылык белән тәэмин итү системасы кертү турында "Татрегионсервис" белән килешү төзегәннәр. Аның офисы Казанда урнашкан, шуннан белешергә була", - дип, безгә ул җәмгыятьнең телефонын (8(843) 236-16-34) бирде.

Аннан хәбәр итүләренчә, ике арада төзелгән килешү нигезендә, техник хезмәт күрсәтү елына 1200 сум итеп каралган икән. Һәм менә шушы сумма елның унике аена бүленгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: хат