Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Динебездә шәфкать өстенлекле

Мәүлид аеның (рабигыль-әүвәл) 12 нче көнендә, быел ул 4 февральгә туры килде, мөселман халкы Мөхәммәд пәйгамбәрне (с.г.в.) зурлап искә ала. Бу айда аңа багышланган чаралар үткәрү күркәм бер горефкә әйләнде. Халкыбыз Мәүлид аен борынгы чорлардан ук ай буе хөрмәтләгән. Күрше-күлән, туган-тумача, кан-кардәш арасында, динебез кушканча, шәфкатьле-миһербанлы булу тагын да арткан.

Әлфия ЗАРИПОВА.

Бөгелмә мәчетләрендә дә, Мәүлидне хөрмәтләп, төрле чаралар уздырыла. Шуларның берсе 3 февраль - җомга көнне мәдрәсәдә үтте. Биредә, аз керемле гаиләләргә, мохтаҗларга кирәкле әйберләрне җыю һәм тарату максатында, "Мәрхәмәт" бүлмәсе ачылды. Бүгенге көндә анда кием-салым, аяк киемнәре, уенчык-лар һәм китаплар җыелган. Шәһәр һәм район халкы үзенә кирәк санамаган, артык дип тапкан әйберләрен шулай ук мәчетләргә, "Эссен" супермаркетына да китерә ала. "Мәчетләребез хәйрия эшчәнлеге белән байтактан шөгыльләнә инде, - ди Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. - Менә шулай үзара ярдәмләшеп яшәгәндә кыенлыкларны җиңеп чыгу күпкә җиңел бит". Аның әйтүенчә, бу башлангычка бик күпләр теләп алынган икән. Мәсәлән, бер эшмәкәр үз кибетеннән өр-яңа аяк киемнәре китереп тапшырган.

Әлеге социаль үзәкнең эшчәнлеген мөхтәсибәтнең яшьләр бүлеге җитәкли.

Шул ук көнне үзәк мәчеттә Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Мәҗлестә иллегә якын кеше: мәчеткә йөрүчеләр, якшәмбе мәктәбе шәкертләре, мөхтәсибәт бүлекләре җитәк-челәре, шәһәр мәчетләре имамнары һәм гаммәви матбугат вәкилләре катнашты. Мөхтәсиб Рөстәм хәзрәт Хәйруллин рабигыль-әүвәл аеның фазыйләтләре турында сөйләде. Соңыннан мәҗлестә катнашучыларга истәлеккә бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: дине