Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Тагын бәяләр турында

Коммуналь хезмәтләргә тарифларның быел ел башыннан түгел, ә 1 июльдән, аннары 1 сентябрьдән артачагы турында без сезгә хәбәр иткән идек инде.

Әлфия МОСТАФИНА.

Шул уңайдан газетаның 3 февраль санында басылган "Тарифлар үсеше көтелә" дигән мәкалә күп кенә газета укучыларны гаҗәпләндергән. Ни өчен дисезме? Анда "…салкын суга бәяләр 1 июльдән куб метрына - 16,04, 1 сентябрьдән 16,75 сумга әйләнәчәк…" дигән юллар бар. Шылтыратучылар исә: "Без болай да салкын суга узган елның сентябреннән үк инде куб метрына 27,92 сумнан түлибез", - дип, безнең "тетмәне теттеләр".

2012 елга тарифларны бирүләрен сорап, җирле хакимияткә мөрәҗәгать итүебез дә җавапсыз калгач, интернетка кереп, аннан эзләргә булдым. "Эзләгән табар…" - ди халык мәкале. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы сайтыннан таптым мин ул саннарны. Һәр районның үзенчәлегенә карап, аларда коммуналь хезмәтләрнең күпмегә артачагы бик тә җентекләп язылган анда.

Әйдәгез, җитәкчеләребездән рәсми җавап килеп ирешкәнче, безнең якын-тирә муниципаль берәмлекләрдәге берничә санны чагыштырып карыйк әле.1. Салкын су. Бездә, ягъни Бөгелмә муниципаль районында суның 1 куб метры (НДСны да исәпләп һәм инвестиция өстәмәләрен дә кертеп) 1 июльдән 27,35 сум торачак (Әлмәттә - 36,89, Азнакайда - 31,32, Лениногорскида - 24,00 сум). Артык саннар белән газета укучыларның башын катырмас өчен бүгенге язмада 1 сентябрьдән артуларны язып тормыйм, рәсми җавапта барысы да булыр дип ышанам.

2. Кулланучыларны җылылык белән тәэмин итүче оешмалардан, ягъни ПТСлардан килүче кайнар суның бәясе 1 июльдән бездә 1220 сум/Гкал булачак (Әлмәттә - 1300, Азнакайда - 1243, Лениногорскида - 1241 сум/Гкал).

Күргәнегезчә, саннар төрле, чөнки базар заманында яшибез һәм шул рәвешле һәр оешма үз "товар"ын төрле бәядән сата. Бу системада яши башлагач, бер генә сферада да монополия булырга тиеш түгеллеген без үз җилкәләребездә татыдык инде (алай булганда, оят дигәннәре кесәгә кереп качканын да беләбез).

"Сүз башыбыз Шүрәле" дигәндәй, "Тарифлар артуы көтелә" дигән язмадагы сан видеоконференция режимында узган киңәшмәдә яңгыраса да, безнең районныкы түгел икәнлеген әйтеп, бу төгәлсезлек өчен газета укучыларыбыздан гафу үтенәбез һәм якын араларда җитәкчеләрдән Бөгелмә муниципаль районында 1 июльдән һәм 1 сентябрьдән коммуналь хезмәтләргә тарифларның күпмегә артачагы турында җавап килер дип көтәбез һәм алдагы саннарда аны сезнең игътибарга тәкъдим итәрбез дип ышандырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: тариф бәяләр