Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

8 июль – Россиядә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Аларның гаиләсе һәркемгә үрнәк

Бөгелмәнең Тантаналар залында, “Ныклы гаилә” федераль партиясенең киң масштаблы социаль-мәдәни проекты кысаларында, гаиләләрне тантаналы рәвештә котлау чарасы узды. 
Бәйрәм чарасы А. Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театры артистлары башкаруында “Петр һәм Феврония” прологы белән башланып китте. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров исеменнән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков тантанада катнашучыларга җылы тәбрикләү сүзләре җиткерде. 


Алып баручылар Гасимә һәм Сарим Кадыйровларның искитмәле гаилә тарихын сөйләп үттеләр. Алар шушы көннәрдә бергә гомер итүнең 55 еллыгын билгелиләр. Кадыйровлар гаиләсенә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән – Рәхмәт хаты, район башлыгы исеменнән акчалата сертификат һәм чәчәкләр тапшырылды. 
Тагын бер үрнәк гаилә – ул Зөлфия белән Ришат Гыйззәтуллиннар. Аларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале һәм башлык исеменнән шулай ук акчалата сертификат һәм чәчәкләр тапшырылды. 
Шуннан соң сүз Бөгелмә муниципаль районы Советы депутаты, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге җитәкчесе Әнвәр Әхмәдиевка бирелде. Ул җыелган халыкка “Ныклы гаилә” проекты турында тулырак сөйләде һәм депутатлар исеменнән Карабаш бистәсеннән килгән күпбалалы Зөлфия һәм Фәнил Зиляевларны котлады. Алар үзләренең җылы канаты астында җиде бала тәрбияли. Аларга да шулай ук акчалата сертификат һәм чәчәкләр, ә гаиләнең иң кечкенә әгъзасы Илдарга уенчык машина тапшырылды. 


Гаилә ЗАГСта туа, ә аннары ул балалар белән тулылана. Бала туудан да шатлыклырак, мәгънәлерәк вакыйга юктыр гаилә өчен! Ата-ананың күңеле шул мизгелдә шатлык, кайгыру һәм горурлану хисе белән тула. Бәйрәм чарасында күңеле нәкъ шундый хисләр белән тулы күптән түгел әти булган Сәхип Саттаров та бар иде. Аның хәләл җефете яңа туган бала белән, әлегә бала тудыру йортында. Саттаровлар гаиләсе тулылану вакыйгасы белән район Советы депутаты, үзәк район хастаханәсе баш табибы Владимир Гуров тәбрикләде һәм бүләкләр тапшырды. 
ЗАГС, партия бүлегенең инициативалы, сәләтле хезмәткәрләренең тырышлыгы нәтиҗәсендә, җанлы программа әзерләнгән иде. Концерт номерлары бәйрәм бизәге булды. 

Ләйсән ИЗОТОВА, 
җирле партия башкарма комитетының әйдәп баручы белгече. 
Оксана Гайсина фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса