Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

47 яшьлек бөгелмәле алимент түләмәгәне өчен авыл урамнары себерә

Суд аны 6 айга төзәтү эшләренә җәлеп итү, эшләгән акчасының 10 процентын дәүләт файдасына тотып калу турында хөкем карары чыгарды.

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы 47 яшьлек бөгелмәлегә карата алып барылган җинаять эше буенча судта дәүләт гаепләвен яклап чыкты.

Хөкем ителүче 2006 елның 3 ноябреннән башлап, айлык кеременең алтыдан бер өлешен баласы файдасына күчереп барырга тиеш булган. Әмма 2013 елның августыннан башлап, 2017 елның апреленә кадәр ул алимент түләүдән читләшкән, элекке гаиләсенә бернинди матди ярдәм күрсәтмәгән. Бу вакыт эчендә аның бурычы 201 947, 67 сумга кадәр җиткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X