Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

4 июньгә булган оператив мәгълүмат буенча Татарстанда 3 402 “COVID-19” очрагы теркәлгән.

Тәүлек эчендә 139 кеше сәламәтләнгән.

Татарстанда бүген 51 яңа COVID-19 очрагы расланды. Барлык пациентлар да чирне  контактлы юл белән йоктырган. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

18 кеше хастаханәгә салынган, 33 кеше өйдә дәвалана, – дип өстәде Галимова.

Иң күп зарарланган категорияләрдә 50– 60 яшьлекләр – 16 кеше, 30–50 яшьлекләр – 15 һәм 70–80 яшьлекләр – 7 кеше.

Авырулар арасында иң күбесе Казан халкы – 26 кеше, икенче урында Яр Чаллы – 16 зарарлану очрагы. Нурлат районында – 3 һәм Арча, Әтнә, Яшел Үзән, Тукай, Чистай һәм Ютазы районнарында – берәр очрак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2VtzqukJcA1