33 нче “Алчәчәк” балалар бакчасында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм чаралары узды
33 нче "Алчәчәк" балалар бакчасында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм чаралары узды. Нәниләребез Россия һәм Татарстанның символикалары турында шигырьләр укыдылар, горурланып, гимннарын тыңладылар, татар һәм рус халкы уеннарын уйнадылар. Әти-әниләребез дә бу бәйрәмнән читтә калмады, алар балалар белән бергә өйдә рәсемнәр, төрле эшләнмәләр әзерләделәр. Аларның иҗат җимешләреннән торган күргәзмә музыка...
33 нче "Алчәчәк" балалар бакчасында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм чаралары узды.
Нәниләребез Россия һәм Татарстанның символикалары турында шигырьләр укыдылар, горурланып, гимннарын тыңладылар, татар һәм рус халкы уеннарын уйнадылар.
Әти-әниләребез дә бу бәйрәмнән читтә калмады, алар балалар белән бергә өйдә рәсемнәр, төрле эшләнмәләр әзерләделәр. Аларның иҗат җимешләреннән торган күргәзмә музыка залында оештырылды.
Бәйрәмне йомгаклап, кечкенә артистларыбыз "Минем туган җирем" җырына флеш моб биеделәр.
Лениза Мустаева,
өлкән тәрбияче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа