Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

32 яшьлек уфалы саунага барып ярты миллион акчасыннан колак каккан

Каза күрүче ул көнне саунада ял иткән. Хәмер кирәк булгач, ул бер ирдән кибеткә барып килүен сораган, үзенең банк картасын биргән һәм аның пин-кодын әйткән. Ир үтенечне үтәгән, хәмер сатып алган, әмма каза күрүчегә икенче, бераз охшаш, банк картасын кайтарган

Бу ир карта исәбеннән 500 меңнән артык акчаларны икенче картага күчергән. Акчаларны ул үз ихтыяҗларына тоткан. Карта хуҗасы икенче көнне генә кулында үз картасы түгеллеген аңлаган.

Оператив чаралар барышында хокук саклау органнары хезмәткәрләре шикләнелгән ирне кулга алганнар. Моңа кадәр дә хөкемгә тартылган 31 яшьлек уфалы гаебен тулысынча таныган.

Урлашу маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса