Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

28 апрельдә Бөгелмәдә һәм Бөгелмә районында коронавирус йогышы белән зарарлану очраклары ачыкланмады.

Бүген Татарстан Республикасында коронавирус йогышының 65 яңа очрагы расланды.

6 пациент хастаханәгә салынган, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 59 кеше өйдә дәвалана.

Читтән кертелгәннәре – 7, авыручылар белән якын элемтәдә булу нәтиҗәсендә – 58.

Алар:

18 яшькәчә - 8

18 яшьтән 30 яшькәчә - 12

30 яшьтән 50 яшькәчә - 18

50 яшьтән 60 яшькәчә - 12

60 яшьтән 70 яшькәчә - 8

70 яшьтән 80 яшькәчә – 4
80 яшьтән 90 яшькәчә – 3

 

Казан-21

Яр Чаллы - 6

Әгерҗе -1

Актаныш - 1

Тукай районы - 1

Сарман - 1

Балтач - 3

Яшел Үзән - 3

Чүпрәле - 3

Нурлат - 1

Чистай районы - 4

Алабуга - 5

Әтнә районы - 6

Теләче - 4

Арча районы - 4

Питрәч -1

 

Барлыгы  78 кеше хастаханәдән чыгарылган (3 кеше бүген).

 

Шуның белән бергә, Татарстан Республикасында беренче тапкыр пациентның COVID” тан үлүе расланды.

27 апрельдә Яр Чаллы хастаханәсендә 1950 елда туган ир кеше вафат булды.

13 апрельдә ул хастаханәдә салынган иде, 15 апрельдән бирле Чаллының 2нче шәһәр хастаханәсендә  “COVID 19” яңа короновирус йогышы, авыр форма” дигән диагноз белән стационар дәвалануда булды. (Хастаханәдән тыш - ике яклы полисегментар пневмония). Авыру йөрәк - кан тамырлары системасы чирләреннән дә интегә. 23 апрельдә ул ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырыла. Диагноз экспертиза белән расланган. Вафат булган авыруның туган-тумачаларының, якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Үзегезне саклагыз!

Татарстанлыларны үз-үзеңне изоляцияләү режимын катгыйрак үтәргә чакырабыз.

Рамиль Гали фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса