26 октябрь көнне Бөгелмәдә 81 яшьлек пенсионер әбине кырыгалдарлар (мошенники) алдаганнар
26 октябрь көнне Бөгелмәдә 81 яшьлек пенсионер әбине кырыгалдарлар төп башына утырткан. Пенсиясенә өстәмә акча алып килгәннәрен әйткәч, үзләрен Пенсия фонды хезмәткәре дип таныштырган ике хатын-кызны әби, ишек ачып, үз квартирына керткән. Ведомостька кул куюын үтенгәннәр, әби имзасын салган. Аннары тегеләр эре купюралар белән "өстәмә" акчаны тоттырганнар, әби исә үзләренә...
26 октябрь көнне Бөгелмәдә 81 яшьлек пенсионер әбине кырыгалдарлар төп башына утырткан. Пенсиясенә өстәмә акча алып килгәннәрен әйткәч, үзләрен Пенсия фонды хезмәткәре дип таныштырган ике хатын-кызны әби, ишек ачып, үз квартирына керткән.
Ведомостька кул куюын үтенгәннәр, әби имзасын салган. Аннары тегеләр эре купюралар белән "өстәмә" акчаны тоттырганнар, әби исә үзләренә 7 мең сум сдача кайтарып биргән. Акча бирүчеләр матур теләкләр теләп чыгып киткәннән соң гына әби кулында бөтенләй акча түгел, ә ялган купюралар икәнлеген, үзенең бик каты алданганлыгын аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.
Әлеге факт буенча, РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсе, 2 нче өлеше нигезендә, җинаять эше кузгатылган.
Хөрмәтле пенсионерлар! Әгәр сезгә шылтыратып, берәрсе үзен пенсия фонды хезмәткәре дип таныштыра һәм пенсияне кабат чутлату таләп ителә һәм өстәмә акча күчерү өчен кирәк дигән булып, банк картасы реквизитларын әйтүегезне сорыйлар икән, берүк моны эшли күрмәгез! Алар картагыздан бар булган акчагызны алачаклар.
Шулай ук сезнең янга социаль хезмәткәр кыяфәтендә дә килеп, мөрәҗәгать итәргә, акча реформасы көтелүе турында әйтергә мөмкиннәр. Иске купюраларыгызны яңасына алыштырып бирергә ярдәм итәбез дип, ышандырырга тырышырлар, ышанмагыз, алданмагыз!
Андый кырыгалдарларга акчагызны тоттыра күрмәгез! Шикле тәкъдимнәр белән йөрүче таныш булмаган андый кешеләрне квартирыгызга бөтенләй кертмәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа