Бөгелмә яңалыклары

"Бөгелмә авазы" газетасы - Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

26 майга булган оператив мәгълүматларга караганда, Бөгелмә һәм Бөгелмә районында “Covid-19” белән авырып китүнең яңа очраклары юк

Ил буенча авыручыларның гомуми саны – 362 342 кеше.

Татарстанда табиблар узган тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 63 яңа очрагын ачыклаган, шуларның берсе читтән кертелгән, ә калганы – контактлар нәтиҗәсе. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

 

Зарарлану очракларының күбесе Казанда (26) һәм Яр Чаллыда (18). Өченче урында Чүпрәле районы анда 7 авыручы ачыкланды.

 

Хөрмәтле Бөгелмә һәм Бөгелмә районы халкы, сезнең битлек режимын бозмавыгызны сорыйбыз. Өйдән чыкканда битлек һәм перчаткалар кияргә онытмагыз һәм өйгә әйләнеп кайткач, тәннең ачык өлешләрен җентекләп юыгыз. Профилактика өчен дезинфекция чаралары кулланыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6