Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

23 октябрь көнне”Ялкын” социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары өчен Ачык ишекләр көне булып узды

23 октябрь көнне"Ялкын" социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары өчен Ачык ишекләр көне булып узды. Чараның төп максаты гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, гаиләне торгызуга ярдәм итү, ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне көйләүгә булышлык итү иде. Балалар үзләренең әниләрен, әбиләрен, якыннарын бергә булуның күркәмлеге, рәхәтлеге турында сөйләүгә багышланган матур җыр белән каршы алдылар. Очрашу...

23 октябрь көнне"Ялкын" социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары өчен Ачык ишекләр көне булып узды. Чараның төп максаты гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, гаиләне торгызуга ярдәм итү, ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне көйләүгә булышлык итү иде.

Балалар үзләренең әниләрен, әбиләрен, якыннарын бергә булуның күркәмлеге, рәхәтлеге турында сөйләүгә багышланган матур җыр белән каршы алдылар.

Очрашу гаять җылы шартларда узды. Гаилә кыйммәтләре турындакүп мәгълүматлар бирә торган чараны тәкъдим итү "Түгәрәк өстәл" утырышында катнашканнарга төрле сорауларга җавап табарга булышты.

Приютта тәрбияләнүчеләр, әти-әниләре белән бергәләп, "Хуҗабикә", "Цветик-семицветик" дип исемләнгән бәйгеләрдә катнаштылар. "Әниемә - матур сүзләр бәйләме", "Игелекне башкалар белән бүлеш" дигән уеннар да барысына да ошады; моннан тыш балалар кеше исемнәренә кагылышлы ребуслар чиштеләр, гаилә тормышы турында матур риваятьләр тыңладылар.

"Әти-әни академиясе" технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында, мәктәпкәчә яшьтәге балалар, әниләре белән бергәләп, "карвинг" технологиясен үзләштерделәр. Балалар әкият аланына "килеп чыктылар", анда җиләк-җимешләрдән, яшелчәләрдән һәм башка продуктлардан ясалган җәнлек сыннары, тропик үсемлекләр каршы алды. Кайберләрен ашап карарга да яравы балаларга бигрәк тә ошады.

Приютта өйрәнгән осталыкларын җигеп, балалар әзерләгән ризыкларны авыз итү әти-әниләрне, килгән кунакларны шулай ук мөкиббән итте.

Кичә ахырында Гаилә гимны яңгырады. Анда "ярату", "кайгыртучанлык", "ышаныч", "хезмәт", "тугрылык", "хыял", "уңыш", "елмаю" кебек һәм башка кадерле сыйфатларга мәдхия җырланды.

Гөлнара КӘРИМОВА,

тәрбияче.

Н. Шәйхуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса