2018 ел башында алданган “өлешчеләр”гә ярдәм фонды булдырылачак – Рөстәм Миңнеханов
Президент өлешләп төзелештә катнашучылар арасында ике категория кешеләр булуын билгеләп узды. (Казан, 22 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елның гыйнвар-февраль айларында өлешләп төзелештә катнашучыларга ярдәм фонды булдырыла. Бу хакта бүген журналистларга Яңа ел алдыннан республика һәм федераль матбугат чаралары вәкилләре белән традицион йомгаклау очрашуында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. Президент...
Президент өлешләп төзелештә катнашучылар арасында ике категория кешеләр булуын билгеләп узды.
(Казан, 22 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елның гыйнвар-февраль айларында өлешләп төзелештә катнашучыларга ярдәм фонды булдырыла. Бу хакта бүген журналистларга Яңа ел алдыннан республика һәм федераль матбугат чаралары вәкилләре белән традицион йомгаклау очрашуында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Президент әйтүенчә, өлешкә кереп төзелештә катнашучыларның проблемаларын җайга салу нисбәтеннән, алданган өлешчеләргә ярдәм фонды төзелә. "Бездә ике проблема бар - Казан һәм Чаллы. Төп өлеше Казанда. Бу мәсьәләдә җаваплылык - шәһәр хакимиятендә, чөнки алар шушы процесста катнашучылар. Алар төзелешкә рөхсәт биргән. Бу проблема үзеннән-үзе юкка чыкмаячак. Шушы вазгыятькә китереп җиткергән кешеләр активларын качырып, хәзер инде кулга алынган", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент сүзләренә караганда, өлешләп төзелештә катнашырга ниятләгән, әмма төп башына утыртылган затларга ярдәм фонды 2018 елның гыйнвар-февраль айларында формалашырга тиеш. Фонд кураторы булып Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләнә.
Рөстәм Миңнеханов өлешләп төзелештә катнашучылар арасында ике категория кешеләр булуын билгеләп узды. Аның беренчесенә соңгы акчасын биреп, бурычка да кереп, тораклы булырга хыялланганнар. Икенче категориягә акча кертеп, шуннан акча эшләргә җыенган кешеләр керә. "Минемчә, без башта яшәргә урыны булмаганнарга һәм бурычлыларга ярдәм итәргә тиеш. Фонд шушы мәсьәләләрне хәл итәчәк", - дип белдерде Президент.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа