Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

2017 елда Татарстанда пенсионерларның яшәү минимумы 8232 сум тәшкил итәчәк

2016 елның икенче кварталы белән чагыштырганда, республикада пенсионерлар яшәү минимумы 1576 сумга арткан. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Пенсиягә федераль социаль түләүләр күләмен билгеләү өчен Татарстан Республикасы пенсионеры өчен 2017 елга яшәү минимумын билгеләү турында"гы республика законын имзалады. Документта "Татарстан Республикасында 2017 елга пенсионерның яшәү минимумын 8232 сум күләмендә билгеләргә" карар...

2016 елның икенче кварталы белән чагыштырганда, республикада пенсионерлар яшәү минимумы 1576 сумга арткан.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Пенсиягә федераль социаль түләүләр күләмен билгеләү өчен Татарстан Республикасы пенсионеры өчен 2017 елга яшәү минимумын билгеләү турында"гы республика законын имзалады.

Документта "Татарстан Республикасында 2017 елга пенсионерның яшәү минимумын 8232 сум күләмендә билгеләргә" карар ителгән. Чагыштыру өчен: 2016 елның икенче кварталында республикада пенсионерның яшәү минимумы күләме 6656 сум тәшкил иткән. Шулай итеп, республикада пенсионерлар яшәү минимумы 1576 сумга арткан.

Закон рәсми төстә дөнья күргәннән соң 10 көн узгач үз көченә керәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса