1нче урта мәктәпнең 7нче сыйныф укучысы Әдилә БИРЮКОВАның нәсере...
И туган тел, и матур тел, Ватаным кебек гали. Тормышым кебек мәгънәле, Әнием кебек гади. Туган тел! Кеше атлаган гомер сукмагына җылы нур чәчүче якты йолдыз син. Могҗизалар тулы серле сандык. Күңелләргә юл табучы алтын ачкыч син. Туган тел! Балаңны фәннәр дөньясына җитәкләп керәсең, пар канатлар куеп, тормыш дигән олы...
И туган тел, и матур тел,
Ватаным кебек гали.
Тормышым кебек мәгънәле,
Әнием кебек гади.
Туган тел! Кеше атлаган гомер сукмагына җылы нур чәчүче якты йолдыз син. Могҗизалар тулы серле сандык. Күңелләргә юл табучы алтын ачкыч син.
Туган тел! Балаңны фәннәр дөньясына җитәкләп керәсең, пар канатлар куеп, тормыш дигән олы дөньяга очырасың. Аңа гомерлек юлдаш та, якты юлга әйдәүче маяк та буласың.
Күңел йомгагының хәтер җепләрен сүтәм. Алар мине серле балачак дөньясына алып кайталар.
Бишегем өстенә иелеп, әнкәм бишек җырлары көйләгән, мин иң кадерле тәүге сүзләремне әйткәнмен, кышкы озын кичләрдә әбием әкиятләр сөйләгән, мин балачак җырларын җырлаганмын. Болар барысы да, барысы да күңелемә синең аркылы кергән. Синдә бәхет һәм шатлык та, сагыш һәм моң да ташып тора, и газиз туган телем!
Син - тарихлар ялкыны. Гасырлар да синең аша ага.
Халкымның һич суынмас кодрәтле кайнар каны да, мәңге сафлыгын җуймас, сүрелмәс бәллүр җаны да, күңел бизәге дә син.
Туган илгә күпме лачыннар үстердең. Дошманына тез чүкмәгән, палач балтасына башын куеп, горур елмая алган герой-шагыйрь Муса Җәлил татарча җырлады. Курку белмәс Газинурның соңгы сүзләре татарча яңгырады. Батырларга бетмәс көч бирдең, сиңа карап, кыйблаларын билгеләде алар.
Заман җилләре кешеләрнең күңел тәрәзәләрен чиртеп, синең язмышың турында уйландыра. Яңа татар мәктәпләре ачыла, язма мирасыбыз барлана, борынгы милли гореф-гадәтләребез кире кайтарыла. Җөмһүриятебездә икетеллелек турында закон эшли. Үзгәрешләр күп булыр әле, туган телем. Өметле һәм якты, күңелле һәм яхшы үзгәрешләр.
Юк, юк! Үлмәс туган телебез! Зинданнарны ярып чыккан, ассалар да, киссәләр дә исән калган бөек тел бит ул татар теле! Аның бетүенә халкым юл куймас.
Мин аңа ышынам. "Зур да, көчле дә, дәртле дә, моңлы да, әдип тә, шагыйрь дә" булган халкым, җиргә Тукайларны, Җәлилләрне, Сәйдәшләрне, Туфаннарны биргән халкым бит ул!
Син дә ышан, туган телем, ышан халкыма, ышан безгә! Без бит сине әниебез белән тиң итеп, бик-бик яратабыз, хөрмәт итәбез, зурлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia