Кичә Бөгелмәдә һәм районда җылыту сезоны башланды.
Тиешле боерыкка муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Вахит Гарәфетдинов кул куйды.
Хәзерге вакытта балалар бакчалары һәм мәктәпләрне тоташтыру эшләре бара. График нигезендә, эшләр 10 көн дәвамында башкарылырга тиеш.
Җылыту сезоны башына объектларның 100% әзер – мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф учреждениеләре һәм күп фатирлы йортлар.