10 майга Бөгелмә шәһәрендә һәм Бөгелмә районында коронавирус йогышы белән зарарлануның яңа очраклары ачыкланмады.
Бүгенге көнгә авырулар саны кими дип әйтеп булмый. Күрше Әлмәттә янәдән 1зарарлану очрагы ачыкланды.
Татарстанда коронавирус белән авыруның бүген 85 яңа очрагы теркәлгән
38 пациент хастаханәгә салынган, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 47 кеше өйдә дәвалана.
Иң күп авыручылар 30-50, 50-60 һәм 60-70 яшьлекләр арасында – 25, 19 һәм 18 очрак.
Соңгы тәүлек эчендә авыруның иң күп очраклары Казанда (34), Чаллыда (25) һәм Түбән Кама районында (11) теркәлгән. Биектау һәм Алабуга да – 2шәр, Аксубай, Алексеевск, Әлки районы, Әлмәт , Арча, Буа, Чүпрәле, Яшел Үзән, Менделеевск, Сарман һәм Тукай районнарында 1әр очрак теркәлгән.
Татарстанда COVID-19 диагнозлы пациентлар саны барлыгы 1671 кешегә җитте
Сәламәтләнүчеләр – 447 кеше (бүген +107)
5 кеше вафат булды.
Хөрмәтле якташлар! Әлегә чир чигенергә уйламый, бу шартларда үзизоляция режимын, гигиена таләпләрен тиешенчә үтәүгә аеруча игътибарлы булыгыз. Җитди сәбәп кенә тумаганда, өйдән чыгып йөрмәскә тырышыгыз! Өйдә тору – чирдән саклануның иң нәтиҗәле юлы ул. Үзегезне дә, якыннарыгызны да саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа