Үзеңнән башла
Риваять. Бер яшь пар яңа йортка яшәргә күчеп килгән. Иртән уянгач та хатын кеше тәрәзәгә караган һәм анда кер элүче күршесен күргән. Иренә: "Кара әле, моның кере шундый пычрак", - дигән. Газета укып утыручы ир-ат моңа игътибар бирмичә: "Аның кер сабыны начардыр, бәлки, кер юа белмидер... өйрәтергә кирәк үзен", --...
Риваять.
Бер яшь пар яңа йортка яшәргә күчеп килгән. Иртән уянгач та хатын кеше тәрәзәгә караган һәм анда кер элүче күршесен күргән. Иренә: "Кара әле, моның кере шундый пычрак", - дигән. Газета укып утыручы ир-ат моңа игътибар бирмичә: "Аның кер сабыны начардыр, бәлки, кер юа белмидер... өйрәтергә кирәк үзен", -- дигән.
Шул рәвешле, берничә тапкыр хатыны аптырап күршесе керенә зарланган.
Беркөн иртән ул тәрәзәгә карап кычкырып җибәргән: "Кара әле, күршенең кере чиста! Ниһаять, кер юарга өйрәнгән бит!"
-- Юк, -- дигән ире, -- мин бүген иртән торып тәрәзәне юдым!
Айгөл ШӘРӘФИЕВА әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа