Җомга кичендә
Яшел планета
Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау кысаларында һәм табигатькә карата җаваплы караш тәрбияләү максатыннан, "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Әйдәгез планетаны саклыйк" дип аталган музыкаль танып-белү чарасы үтте.
Л. МОСКВИЧЕВА,
приют тәрбиячесе.
Атна дәвамында балалар белән әзерлек эшләре алып барылды: әңгәмәләр үткәрелде, җырлар һәм шигырьләр ятланды, эшләнмәләр әзерләнде, рәсем күргәзмәсе оештырылды.
Бәйрәмнең кунаклары "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр-не тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр иде. Алар табигать дөньясына кызыклы сәяхәт кылдылар. Балалар кешенең табигатьне саклауда нинди роль уйнавына төшенделәр. Ә урманда яшәүчеләр - Су анасы һәм Бичура табигатьтә үзебезне дөрес тоту кагыйдәләре турында уйланырга мәҗбүр иттеләр. Балалар актив әңгәмә кордылар, сорауларга җавап бирделәр, кеше һәм табигать арасындагы бәйләнешне билгеләделәр, киләчәк буыннар өчен табигатьне саклап калуда ниләр эшләргә мөмкин икәнлекләр турында фикер алыштылар. Чара ахырында барлык катнашучылар һәм көч биреп утыручылар үзлекләреннән табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабат барладылар һәм аларны сакларга сүз бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса