Уразаның файдасы турында
Газетабызның узган саннарының берсендә ураза тотуның файдалы яклары турында тәфсилләбрәк язарга вәгъдә иткән идек. Шуларга тукталыйк әле.
Ә.ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.
Шөкер итәргә өйрәтә
Аллаһы Тәгалә үзенең кешегә биргән хисапсыз нигъмәтләре өчен бары тик бер генә бәя - шөкер генә сорый. Шөкер исә барлык ризыкларны, байлыкларны Аллаһыдан дип белү.
Башка вакытта, кеше ачлыкны бик тоймаганлыктан, ризыкка ни дәрәҗәдә ихтыяҗы булуны аңлап җиткерми. Ә уразада авыз ачканда - ифтарда аңа коры ипи дә искиткеч тәмле булып тоелыр, озын җәйге көн уразасыннан соң суның да һәр тамчысының никадәр кадерле-татлы икәнен аңлар, ул бу ризыкларның никадәр зур нигъмәт икәнлеген белер.
Сәламәтлек ачкычы
Ураза тоту ел буе төрле ашамлыклар, эчемлекләр кабул итеп арыган, тузган-таушалган эчке әгъзаларыбызга ял итү, көч-куәт алу мөмкинлеген бирә, гәүдәнең ачлыкка, сусызлыкка каршы чыдамлыгын арттыра. Кешене сабыр һәм түземле булырга өйрәтә. "Ураза - сабырлыкның яртысы. Сабырлык исә - иманның яртысы", - диелгән Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәс- сәлам хәдисендә.
Кеше күңеле, рухын сафландыра
Чөнки ул нәфесне тыярга һәм акылны тыңларга өйрәтер. Рамазан шәриф аенда кеше үзенең ашказанын тутыру һәм ашау ихтыяҗы өчен генә (хайван рәвешендә) яшәмәвен аңлар. Тойгы-хисләрен һәм әгъзаларын Аллаһыга табынуда, гыйбадәт кылуда файдаланыр. Шушыннан ураза тотучылар мәгънәви сөенеч алырлар. Ураза аенда кеше начар әхлактан, гөнаһтан ваз кичү юлларын эзләр. Рамазан бөек шөһрәткә ия - бу айда Пәйгамбәребезгә Коръән Хәким иңә башлаган. Шуңа да ураза гыйбадәте Коръәннең эчтәлегенә һәм таләпләренә туры килә. Коръән бит ул үзе кешеләрне һидаяткә - дөрес, мәгънәле тормыш юлына дәшүче нур. Кешеләрне әхлаклы һәм мәрхәмәтле булырга, гаделлеккә һәм тигезлеккә, яхшы мөгамәләгә һәм мөнәсәбәткә, нәфеснең алдавыннан һәм вәсвәсәләрдән чистарынырга өнди. Кыскасы, ураза - Коръән ае булган рамазан аена иң лаек бер гыйбадәттер.
Әхлак-әдәпне ныгыта
Кешедә ашказаныннан башка күз, колак кебек әгъзалар, хыял, фикер, соклану, нәфрәтләнү кебек хис-тойгылар бар. Кеше уразалы икән, үз тойгыларын буш һәм хәрәм нәрсәләрдән чигереп, һәрберсен Аллаһыга гыйбадәт һәм коллык вазифасына юнәлтер. Мәсәлән, телне - ялганнан, гайбәттән, әдәпсез һәм ямьсез сүзләрдән саклар. Аны Коръән уку, зикер, тәсбих, салават әйтү, тәүбә итү, дога уку белән мәшгуль итәр. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә болай диелә: "Биш нәрсә уразаны бозар: ялганлау, гайбәт сөйләү, кеше сүзе йөртү, ялган ант итү һәм хәрәмгә теләк белән карау". Димәк, рамазанда кешенең ашказаны гына түгел, башка әгъзалары да уразада була.
Тоткан уразаларыгыз кабуллардан булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа