Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Уен аша яшәргә өйрәнү

Менә берничә ел инде район мәдәният йорты хезмәткәрләре (җитәкчесе - Фидания Ногманова) шәһәребезнең "СУ-2" районындагы халыкка мәдәни хезмәт күрсәтә. Ул үсеп килүче яшь буынның рухи үзаңын үстерүгә, балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүгә күп көч куя. Биредә алар өчен кызыклы программалар, халык бәйрәмнәре, уен рәвешендәге конкурс-бәйгеләр, декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәләре оештырыла, үзешчән...

Район мәдәният йортында сезон ачылганнан бирле 12 клуб эшли, шуларның 7се - 14 яшькәчә балалар өчен. Гаиләләр өчен оештырылган "Нескучный вечер", "Патриот", "Диско", "25-й кадр", ""Культ-УРА", "Серле мастерской", "Уют" клубларына, вокал, хореография, сынлы сәнгать түгәрәкләренә төрле яшь төркемнәреннән булган кешеләр күп йөри. Гыйнвар аенда, мәсәлән, "Нескучный вечер" клубы бөгелмәләргә "Яңа ел ыгы-зыгысы" дип исемләнгән театрлаштырылган тамаша күрсәтте, күптән түгел генә Лениногорскидан килгән табиб-терапевт А. Мәүлетова катнашында "Гиппократ сере" дип аталган программа-презентация булып узды, "Патриот" клубы исә, Ленинград блокадасын өзүгә 71 ел тулуга багышлап, "Дорога жизни" дигән тематик программа әзерләде.
Республика күләмендә оештырылган "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" бәйгесе кысаларында, уен рәвешендәге программалар әзерләнде һәм шәһәребезнең 4 нче, 9 нчы һәм 12 нче мәк-тәпләре укучылары белән очрашулар уздырыла башлады.
30 гыйнвар көнне район мәдәният йортының "Культ-УРА" клубы (җитәкчесе - Альбина Савина) 12 нче мәктәпнең беренче сыйныфы укучыларын (сыйныф җитәкчесе - Наталья Кожух) бөек рус шагыйре Петр Ершовның тууына 200 ел тулу уңаеннан аның барлык балаларга да киң билгеле "Конек-Горбунок" әкияте буенча театрлаштырылган тамашага чакырган иде. Очрашу бик кызыклы үтте, балалар бер сәгать дәвамында алып баручы апалары белән рәхәтләнеп уйнадылар, биеделәр, күңел ачтылар. Укучылар киләсе чарада Александр Сергеевич Пушкинның "Алтын балык" әкияте геройлары белән очрашачак икән.
Әлфия МОСТАФИНА.
Рәсемдә: укучылар уен ярдәмендә хәрефләрне тагын бер кат исләренә төшерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса