Традицияләр саклана
Әле күптән түгел генә авылыбызда авыр атлетика, волейбол һәм башка спорт уен төрләре буенча ярышлар үткән иде. Ә менә үткән якшәмбе - 17 март көнне Наратлы авыл җирлегендә "Энгельс исемендәге" колхоз рәисе, ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре С. Колесников һәм авыл мәктәбе директоры, танылган укытучы Н. Свежинкина истәлегенә багышланган, инде...
Сергей ДМИТРИЕВ.
Наратлы авылы.
Автор фотосы.
Ярышта катнашучылар 8 (!) яшь төркемендә чыгыш ясадылар. Көннең кояшлы, матур торуы да спорт сөючеләргә көч өстәде, алар дәртләнеп старт сызыгына бастылар һәм, җилдән җитезрәк булырга тырышып, дистанцияне үттеләр. Укучы балалар арасында ярыш бик җанлы барды, аларның һәркайсы финиш сызыгына беренче булып килер-гә омтылды, әмма алдынгы урыннар санаулы гына шул һәм аны яулау өчен ныклы физик хәзерлек кирәклеге бәхәссез.
Нәкъ әнә шундый хә-зерлекләре булганнар гына беренче булып килделәр дә инде. Менә алар: 1 - 4 нче сыйныфлар арасында җиңүчеләр булып кызлардан - Аня Васильева, малайлардан - Евгений Тарасов; 5 - 7 нче сыйныф укучылары арасында - Лена Степанова һәм Даниил Абрамов; 8 - 9 нчы сыйныфлардагы укучылардан - Диана Етриванова һәм Алексей Григорьев; авыл яшьләреннән Сергей Морозов танылдылар. Ветераннар арасында үткән ярышлар тамашачыларда аеруча зур кызыксыну уятты. Һәм күпләр аларга көч-куәт биреп, дәртләндереп тордылар. Финиш сызыгына исә беренче булып әлеге традицион ярышларда даими катнашучы, спорт сөюче Станислав Дмитриев килде. Шулай итеп, өлкән яшьтәге спортчылар үсеп килүче яшь буынга сәламәт тормыш алып бару зарурлыгын үз мисалларында күрсәтеп бирделәр, үзләре дә якыннарының, көч биреп торучыларның алкышларына күмелделәр.
Җиңүчеләрнең барысына да истәлеккә бүләкләр, Мактау грамоталары тапшырылды. Бу кызыклы ярышлар киләсе стартларга кадәр безнең күңелләрдә якты хатирәләр булып сакланыр әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа