Агымдагы елның 6 - 22 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге "Идел-йорт" халык театрлары фестиваленең ХIV төбәкара йомгаклау турын уздырды. Фестивальдә Бөгелмә районыннан ике коллектив: Татар мәдәният үзәгенең һәм Карабаш авыл мәдәният йортының халык театрлары катнашты.
Иң әүвәл Карабаш халык театрының бик матур чыгыш ясаулары турында әйтеп китим әле. Алар быел Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" пьесасын сәхнәләштергәннәр. Республикабызның атаклы театр белгечләре тарафыннан бик матур бәя алу безнең өчен дә зур сөенеч, әлбәттә. Спектакльне сәхнәгә режиссер Гөлүсә Галиева куйган. Төп рольләрне талантлы артистлар: Сәрвәр ролен - Әминә Галиева, Мәхдүм ролен - Алмаз Галиев һәм башкалар иҗат иткән. Афәрин, яшьләр!
Ә инде безгә килсәк - Татар мәдәният үзәгенең халык театры 22 ноябрьдә Казан шәһәренең Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда чыгыш ясады. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, Мирсәй Әмирнең "Миңлекамал" драмасын тәкъдим иттек мәртәбәле жюрига һәм дәррәү булып 700 кешелек тамаша залын тутырып килгән Казан тамашачысына. Шуны да әйтеп китәргә кирәк: Казан тамашачысы алдында чыгыш ясау - гади халык театры артистлары өчен зур сынау һәм дәрәҗә дә. Аллага шөкер, бу юлы да Бөгелмәбез исеменә тап төшермәдек, спектаклебезне Казан халкы бик яратты, тамаша барышында әледән-әле көчле алкышлары белән үзенең безгә карата туган мәхәббәтен белдерде.
Мәртәбәле жюри әгъзалары да безнең иҗади хезмәт җимешебезгә югары бәя бирделәр: "Спектакльдә уйнаган һәр һәвәскәр артист үз образын матур итеп, ышандырып уйнавы белән аерылып торды", - диде жюри рәисе, профессор Гали Арсланов. Бигрәк тә яшь, талантлы артистларыбыз Фәнис Кәнипов, Ренат Ризванов, Наилә Хәлимова, Регина Кәлимуллина һәм башкаларның уйнауларына игътибар итеп, уңай бәя бирделәр.
Шулай итеп, Татар мәдәният үзәге халык театры үз алдына куйган бурычны намус белән үтәп чыкты. Алда - 70 еллыкка багышланган Җиңү тантаналары. Хөрмәтле ветераннарыбызны әлеге иҗат җимешебез белән каршы алырга без әзер!
Бөек Җиңү көнен тизләтүгә чиксез өлешләрен керткән тыл ветераннарына багышланган спектаклебездә очрашулар көтә безне.
Флюра ШӘРИПОВА,
ТМҮ халык театры режиссеры.
"Миңлекамал" спектаклен карагач
Тамашачы тын да алмый карый,
Спектакль бара, күр әнә.
Авыр сугыш елын күрсәтәләр,
Тарих кире кайткан сәхнәгә.
Батыр ирләр, гомерен аямыйча,
Яклаганда газиз Ватанын,
Хатын-кызлар,
көнне-төнгә ялгап,
Кырда каршылаган ал таңны.
Ирләр эшен җилкәсенә салган
Унөч, ундүрт яшьлек малайлар,
Атлар карап, кырда булышканнар
Ак сакаллы безнең бабайлар.
Яше-карты, иңне-иңгә куеп,
Бердәм булып иген иккәннәр,
Ачлык, ялангачлык куркытмаган,
Җиңү көнен бергә көткәннәр.
Җилкәләргә төшкән авырлыкны
Күтәргәннәр авыр булса да,
Миңлекамал, Маһинурлар кебек
Батыр йөрәклеләр булганда.
Тамашачы алкышларга күмә,
Түзә алмый алган хисләрдән
Керфекләре яшькә чыланса да,
Иреннәре матур елмайган.
Бөгелмәнең "Халык театры"
Яулый бара текә үрләрне.
Зур җиңүләр белән каршы алсын
Әле бик күп якты көннәрне.
Рәмзия Галимова. Бөгелмә шәһәре.