Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Tатар теле югалмас

16 декабрь көнне Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районы һәм Бөгелмә муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләре катнашында Әсәкәй урта мәктәбендә "түгәрәк өстәл" узы. Очрашуның төп сәбәбе бу ике район арасындагы килешүгә кул кую иде. Килешүнең максаты - татар милләтенең мәдәниятен, гореф-гадәтләрне саклап калу.

Ләйсән ЗӘЙНУЛЛИНА.
Автор фотолары.

Килгән кунакларны Әсә­­­­кәй урта мәктәбендә милли кием кигән укучылар бавырсаклар белән каршы алды.

Бөгелмә районы Әсә­­кәй районындагы мәктәп­ләр­­­не һәм мәктәп­кәчә белем бирү учреждение­ләрен уку-укы­­­ту программалары һәм уку-методик пособиеләр белән тәэ­мин итәргә сүз бирә. Бер-берсе бе­лән даими аралашып яшәү, фәнни-гамәли кон­ференцияләр, укытучылар белән семинарлар уздыру, тәҗрибәләр уртак­лашу, Әсәкәй районы укытучылары һәм укучылары өчен фестивальләр оештыру, ярышлар үткәрү, татар балаларының ана телен шомарту өчен җәйге лагерьларда ял итүе, укытучыларның квалификация үстерү курсла­­­рына йөрүе, Бөгелмә педагогия көллиятенә ке­рү мөмкинлеге тудырылу - барысы да Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә яр­дәм кысаларында эшләнә, телне, милләтне саклау максатын күздә тота.

Бөгелмә муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Фәү­­­­зия Мәхмүтова җи­тәк­­­челегендәге делегация вәкилләре бездәге мәк­тәпләр турында сөйлә­деләр, андагы мил­ләт телен үстерүгә, саклап калуга корылган чаралар хакында презентация рә­вешендә таныштырып үт­теләр. Кодаш мәктәбе ди­ректоры урынбасары Халисә Мөэминова татар халык биюләре буенча укучыларга мастер-класс күрсәтте. Балалар, тырышып, татар биюе хәрәкәтләрен өй­рәнде.

Аннары чират Әсәкәй районы мәк­тәп­ләренә күч­­­те. Татар телен укыма­ган булуга карамас­тан, чиста татар әдәби телендә сөйләшүче, тел, мил­­­ләт дип яшәүче Орен­­­­­бург өлкәсе Әсәкәй райо­нының мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәмзия Гыйль­манова­ның тырышлыгын аерым әйтеп үтмичә булмый. Ул әтисенең эшен дәвам итүче дисәк, ялгышмабыз. Аның әтисе дә гомер буе Әсәкәй районында татар телен үстерүгә зур көч түккән фидакарь кеше булган.

Әсәкәй районы мәктәп­ләре директорлары, татар телендә бик үк яхшы сөйләшмәсәләр дә, телне үстерергә, саклап калырга омтылалар.

Нәзинә Аталыкова, мә­сәлән, махсус програм­ма юк дип, кул кушырып утырмаган, аны үзе төзегән. Балаларда туган телгә, халыкка мәхәббәт тәрбияләү, укучыларда татар телендә фикерләрен дөрес һәм матур итеп сөйләү күнекмәләре булдыру, милли бәйрәмнәргә, татар халкының гореф-гадәтләренә, йолаларга тирән хөрмәт белән карау хисен тәрбияләү аның укыту-тәрбия эшенең төп максатлары булып тора. Ләкин, ни кызганыч, мәктәпләрендә татар теле дәресләре түгәрәк эше рәвешендәге дәресләр итеп кенә алып барыла. Аның фикеренчә: "Барлык фәннәрне дә русча гына укучы татар балаларын атнага берничә сәгать түгәрәк-дәресләр генә итеп укытып, аларның ту­­­ган телен тиешенчә үз­­ләштерүенә ирешеп бул­­мый. Ана телен өйрә­нү түгәрәк-дәресләр рә­вешендә барырга тиеш түгел".

Әйтер сүзләр тә­мамлангач, кардәш мәк­тәпләр билгеләнде. Бө­гелмә шәһәренең 14 нче татар гимназиясе - Әсә­кәй урта мәктәбен, Кодаш төп мәктәбе - Иске Мөэмин, Карабаш 1 нче урта мәктәбе - Иске Кол­шәрип һәм Яңа Солтангол, Татар Димскәе төп мәктәбе Алтын чишмә һәм Иске Солтангол авыллары мәктәпләрен үзләренә шефлыкка алды.

Фәүзия Мәхмүтова: "Әсәкәйдә безне аңлый торган, безне тыңлый ала торган кешеләр бар. Татар теле бар, ана теле югалмаган, татар телендә сөйләшүче кешеләр бар. Ләкин шуңа да карамас­тан, телне укыту сездә проблемалырак эш дип уйлыйм. Чөнки сезнең укыту планнарыгыз, китапларыгыз юк. Безнең бүгенге очрашуыбыз нәкъ менә шушы кыенлыкларны бетерү өчен хезмәт итәргә тиеш", - дип белдерде.

Бу ике өлкәнең ике районында яшәүче та­­тарларның, эшләүче мәк­тәпләрнең, уртак максатны күздә тотып, үзара ярдәмләшеп яшәве үз нә­тиҗәләрен алда күр­сәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: татар теле Милләт Әсәкәй оренбург