Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Рәссам китте, эзе калды

7 октябрь көнне Яшьләр сараенда Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Бакый Урманче премиясе лауреаты Булат Шаһинур улы Мәрданов истәлегенә багышланган күргәзмә ачылды. Күргәзмәне аның туганнары, якын дуслары оештырган. Ләйсән ЗӘЙНУЛЛИНА. Булат Мәрданов - Рос­сиядә генә түгел, ә бөтен дөньяда иң көчле график буларак танылган...

7 октябрь көнне Яшьләр сараенда Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Бакый Урманче премиясе лауреаты Булат Шаһинур улы Мәрданов истәлегенә багышланган күргәзмә ачылды. Күргәзмәне аның туганнары, якын дуслары оештырган.

Ләйсән ЗӘЙНУЛЛИНА.


Булат Мәрданов - Рос­сиядә генә түгел, ә бөтен дөньяда иң көчле график буларак танылган рәссам. Ул - бик күп картиналар авторы, шуларның зур өлеше Франция, Польша, Төркия, Голландия, Америка Кушма Штатлары, Финляндия һәм башка илләрдәге шәхси комиссияләрдә, бөтен дөньяга танылган рәссамнарның эшләре арасында урын алган. Кызганыч, шундый, чын мәгънәсендә, даһи кешебез безнең арадан бик иртә китеп барды.

Б.Мәрданов Татар Димс­­­кәе авы­лында укытучылар гаиләсендә туып-үскән. Аның рәссам булып китүенә туган як табигатенә мәхәббәте, авыл тормышына карата булган хисләре бик зур тәэсир ясагандыр. Картиналарында тирәлекне аңлау, гади кеше күрмә-
гән якларны ачып бирү, һәркемнең күңеленә үтеп керерлек гади, аңлаешлы итеп тасвирлау чагыла.

Күргәзмә ачылу тан­танасына Булат Мәр­дановның туганнары, якын­нары, дуслары һәм аның иҗатына битараф булмаган кешеләр килгән иде. Бертуган абыйсы Марат Мәрданов: "Булат инде кечкенәдән үзенең кем буласын белде. "Үскәч кем буласың?" - дигән сорауга ул һәрвакыт: "Рәссам", - дип җавап бирә торган иде", - дип искә алды.

Булат Мәрдановның хезмәттәше, Россия Рәс­самнар берлеге әгъзасы Камил Акманов, күз яшь­ләрен көчкә тыеп, дус­тын бары тик яхшы яктан гына искә алды. Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лера Мөс­тәкыймова, мәрхүмнең якын дус­ты Фәрит Шәфигуллин да Булат Мәрдановка булган хисләрен, аның белән бәйле истәлекләрен сөй­ләп үттеләр.

Рәссамның гади генә бер сурәтендә дә нык­лы фәлсәфи нигез барлыгы күренә. Булат Мәр­дановның картиналарында авторның дөньяга карашы, фикерләре чагыла. Булат Мәрданов "Бөгелмә авазы" газетасына биргән бер интервьюсында иҗатка карата үзенең менә мондый фикерләрен әйтеп калдырган: "Иҗат ул - күңел халәтенең материаллашу процессы. Икенче төрле әйтсәк, без үзебез акыл белән идарә итә алмаган күңел фәлсәфәсенең тышка бәреп чыгуы".

Чынлап та, аның картиналарында мәңгелек кыйммәтләр һәркемгә аң­лаешлы да, камил дә итеп бирелә, яшәү мәгънәсенә төшенергә булыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Бөгелмә картина рәссам Күргәзмә Татар Димс­­­кәе Рәссамнар берлеге әгъзасы Булат Мәрданов