Рәхмәткә рәхмәт!
11 гыйнвар көнне "Ялкын" социаль приютында тәрбияләнүчеләр елның иң шәфкатьле көннәреннән берсе - Бөтендөнья Рәхмәт көнен данладылар.
Ольга ПЛЕХАНОВА,
"Ялкын" приюты директоры.
"Рәхмәт" сүзенең тылсымлы сүз икәнлегенә тагын бер кат инандылар алар. Рәхмәт сүзен ишетү кешегә сабый чагында яратып башыннан сыйпаган кадәр наз бирә икән. Бу көнне ялкыннар күпме кешегә "рәхмәт" сүзе белән SMS-хәбәрләр, электрон хатлар җибәрделәр, матур теләкләр юлладылар, ә димәк, күпме кеше бу көнне уңай кичерешләргә тиенде! Балалар нык тырышты: алар "РӘХМӘТ" дигән галиҗәнапка багышлап шигырьләр иҗат иттеләр, күпме матур фикерләр тупладылар, хәтта әкият тә яздылар. Ә аннары бу көнне балалар "иң итагатьле һәм шәфкатьле кеше"не сайладылар. Ул приютка әле күптән түгел генә килгән, әмма үзенең олы йөрәкле булуы белән күпләрне әсир иткән кыз бала булды.
"Рәхмәт" сүзен һәр кеше көн саен мең тапкыр кабатласын иде, дөнья күпкә яктырак, яшәү рәхәтрәк, җаннарга җылырак булыр иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа