Җилдән җитез җилдертеп
12 февраль көнне шәһәребезнең "Чаңгы базасы" спорт сәламәтләндерү базасында "Россия чаңгысы-2012" Бөтенрәсәй ярышлары чикләрендә "Татарстан чаңгысы-2012" акциясе старт алды. Чарада катнашучылар саны - 4400, VIP катнашучылар 123 кеше иде.
Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотосы.
Бер генә җитәкче, өлкән, урта яки кече буын вәкиле дә бу чарадан читтә калмады (аларның берничәсен сез рәсемдә күрәсез). Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов чаңгычылар бәйрәмен тантаналы рәвештә ачып, барлык катнашучыларны да әлеге матур, күңелле бәйрәм белән котлады. Бөгелмәдә спортка зур игътибар бирүләрен бәян итеп, чараның ни дәрәҗәдә мөһимлеген искәртте һәм бу ярышларның халык бәйрәме дәрәҗәсенә җитәчәгенә ышануын белдерде.
Урта белем бирү мәктәпләре укучылары, югары, урта һөнәри белем бирү учаклары студентлары, оешма, предприятие хезмәткәрләре, олысы, кечесе, көннең салкын булуына да карамастан, табигатьнең матурлыгына хозурланып, чаңгы юлларыннан алга ыргылдылар. Кем генә, нинди буын вәкиле генә юк иде биредә! Әнә, 9 нчы урта мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Андрей Понитов үз мәктәбе данын яклап чыгыш ясавына сөенеп туя алмый. "Мин, чаңгыда йөрүдән кала, баскетбол, волейбол, футбол белән дә шөгыльләнәм", - ди ул. Ә саф һавада чаңгыда узышу исә үзенә күрә бер дәва, сәламәтлек күрсәткече аның өчен. 2 нче лицейның 8 нче сыйныф укучылары Ралинә Галиева һәм Алинә Степанищева бу көнне шулай ук мәктәпләре данын якладылар. Сәламәт яшәү рәвеше яратучы кызлар, мондый чаралардан тыш, буш вакытларында гаиләләре белән биредә ял итәргә яраталар икән.
Кадет мәктәбенең физкультура укытучысы Валерий Ходжаевның да бер генә елны да чаңгы ярышларында катнашмыйча калганы юк. Быел исә бу чарада аларның мәктәбеннән 50 кеше катнашкан. "Бик теләп килдек, чаңгыда йөрү ул бит сәламәтлек күрсәткече, шуның өчен дә бу спорт төре минем өчен иң якыны, иң яратканы да. Шәһәребездә рәхәтләнеп чаңгыда йөрер өчен шундый иркен, гүзәл табигатьле Чаңгы базасы булуына да бик сөенәм һәм бер генә ял көнен дә бирегә килеп, чаңгы шумыйча үткәргәнебез юк", - ди шат күңелле спортчы. Ә менә кечкенә генә чаңгыда өлкәннәрне таң калдырып йөрүче нәниләрнең берсе - Вероника Григорьева /рәсемдә/ бүген биредә гаиләсе белән ял итә, аның әбисе дә, бабасы да, әнисе дә - бәйрәм кунаклары. Үзенә 4 яшь кенә булуына да карамастан, ул һәр атнаның шимбә, якшәмбесендә әбисе белән бирегә чаңгыда йөрергә килә икән. "Кызым 2 еллап әбисе белән чаңгы шуарга йөри инде. Аңа биредә бик ошый. Чаңгы шууын да, аннан соң биредә коймаклар белән чәй эчүләрен дә бик хозурланып сөйли ул безгә", - ди кызчыкның әнисе - 2 нче лицейның физкультура укытучысы Олеся Григорьева.
Ярыш булгач, җиңүчеләр дә бар, бүләкләнүчеләр дә: 5 километр ераклыкта хатын-кызлардан - Анастасия Барановага, ә ир-егетләр арасында Максим Федянинга тиңнәр булмады. Яшь үзенчәлекләреннән чыгып караганда, ярышның иң өлкән катнашучылары булып Вилия Фазлыева (1936 елгы) һәм Мәгъсүм Заһиров (1937 елгы) танылдылар. Иң яшь ярышчы Арсений Авсейко (2001 елгы) һәм Мария Захарова (2002 елгы) иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа