Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Үзе ай, үзе изге

5 декабрь көнне шәһәребезнең Техника йортында халкыбызның легендар "Изге ай" төркеме артистлары чыгыш ясады. Илебез башкаласы Мәскәүдә яшәп иҗат итүче ансамбль концерты зур кызыксыну уяткан иде. Шуңа күрә тамашачы, бердәм булып, Халидә Бигичева, Равил Кузнецов, башка артистлар чыгышын карарга килде. Шунысын да әйтергә кирәк, концерт "Татнефть" җәмгыяте, шәхсән аның генераль...


Сирин МӨСӘГЫЙТОВ.
Автор фотосы.

Ике сәгатьтән артык барган концерт дәвамында әлеге төркемнең халкыбыз арасында ни өчен популяр булуына җавап табарга тырышып утырдым. Һәм җавапны болайрак дип уйлыйм: беренчедән, әлбәттә, җырчының та­лант­­­лы булуында, икен­че­­дән, татарның моңлы җырларын тамашачга тие­­­шенчә җиткерә белүендә, өченчедән, сәхнәдә үзлә­рен табигый тотуларында, дүртенчедән, беркемне дә кабатламау, үзенчәлекле җырлар башкаруларында һ.б.лар. Нәкъ менә шушы сыйфатлар җыелмасы уңыш китерә торгандыр да инде "Изге ай" төркеме артистларына.

Аннан соң концерт­ны алып баручы, Татар­станның халык артисты Рәшит Сабировның осталыгына, сәхнәдә үз-үзен тотышына сокланмаган ке­­ше булмагандыр. Артист үзе әйткәндәй, репертуары аның "билдән түбән юморга" корылмаган шул. Сәхнәгә һәр чыгуында ти­рән мәгънәле, тәрбияви, эч­тәлекле чыгышлары бе­лән тамашачыны авызына каратып тотты ул. Шуңа күрә залдагылар, Рәшит әфәндене тыңлап, көлә-көлә вакытның үткәнен сизми дә калдылар.

Күңелле концерт со­ңында Мәскәү кунак­ларына БМР башкарма комите­­­ты мәдәният бүлеге җи­тәкчесе Л.Миң­нуллина, "ТНГ-Групп" җәм­гыяте проф­ком рәисе Ш.Мәһ­диев, БТКның Бө­гелмә бүле­ге рәисе Р.Җә­ләев рәхмәтләрен җит­керделәр. Үз чиратында, "Изге ай" төркеме артистлары, Бөгелмәгә тагын килеп, яңа концертлар белән тамашачыны сөендерергә сүз бирделәр. Шулай булгач, яңа очрашуларга ка­дәр диясе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спектакль артист