Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Үз исеңне сайла

Гадәттә, без яныбыздан үтеп кит-кән ханым вә туташларның ислемай исенә игътибар итәбез. Әйтик, кешенең исеме, тышкы кыяфәте онытылса да, аның исе хәтердә калучан. Татлы, нәфис хуш исләр кешенең тире исе белән бәйле. Әйтергә кирәк, кайчак кайбер исләр тискәре тойгылар да тудырырга мөмкин. Моннан котылу өчен үз хуш исеңне табу зарур.

Үз-үзеңне билгелә

Күп ислемайлар - канәфер, борыч, дарчин үсемлек орлыкларыннан ясала. Үзегездән көчле ис килүен телисез икән, шуларны кулланыгыз. Әмма модага юнәлеш бирергә кирәкми. Әйтик, күңелегезгә хәзерге заман парфюмерлары эшләп чыгарган көнчыгышның төче исләре, яисә Unisex ислемайлары хуш килә икән, аны да кыю рәвештә сөртә аласыз. Бүгенге заманның девизы - үз-үзеңне билгеләүдә ирек.

Ә менә көчле җенес вәкилләре өчен тәмле һәм авыр исләр үткәндә кала. Яңа хуш истә цитрус сафлыгы, сандал исләре өстенлек итәчәк.

Мәхәббәт хуш исләре белән хислә-нергә теләсәгез, өченче меңьеллыкның яңа "Аның өчен", "Аңа" дигән хушбуен (туалетная вода) кулланыгыз. Алар бертөрле шешәдә чыгарыла.

Ислемайны ничек сакларга?

Ислемай - шәраб түгел. Шәраб шикелле озак торган саен әйбәтләнә бармый. Ислемай - бик нәфис, бик нәзакәтле сыеклык. Ул яктыга, эссегә, җилгә сизгер. Зур шешәле ислемай алмагыз, ул тиз бозылучан. Кечкенә савыт йөртергә дә уңайлы, бозылмый да, исе дә үзгәрми. Ислемайның катыргы кабын ташларга ашыкмагыз, ул аны бәрелү-сугылудан, түгелүдән саклый. Әгәр дә күпмедер вакыт ислемайны кулланмый торасыз икән, суыткычка куегыз. Ул салкында әйбәт саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Ислемай матурлык