Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Зәвык белән киенә бел!

Соңгы мода буенча киенү - матур киенү дип уйлый хатын-кызның бер өлеше. Бу ялгыш фикергә төрле мода журналлары, телевизион тапшырулар, реклама, гомумән, PR-менеджерларның актив эшчәнлеге этәрәдер.

Ләйсән ВИЛДАНОВА.

Зәвык белән киенү ул - гади, җитди һәм беренче карашка күзгә ташланмый торган киемнәр кию. Боларның барысына да киемнәрне төс һәм тукымасы ягыннан туры китереп кию белән ирешеп була дигән фикердә тора французлар.
Зәвык белән киенә белү - аерым бер сәнгать төре дисәк тә була, ул зур игътибар, вакыт һәм түземлек таләп итә. Зәвык табигатьтән бирелми, яши-яши туплана торган тәҗрибә яки осталык дигән фикерне дә ишетергә була. Зәвыклы, шул ук вакытта чуар һәм күзгә ташланмый торган итеп киенү ничек була икән?

Түбәндәге киңәшләрнең туташлар һәм ханымнар өчен ярдәме тими калмас.

1. Чуар кием һәм гади аксессуар яки, киресенчә, үзенчәлекле аксессуар һәм гади тукымадан тегелгән җитди кием - бер-берсенә туры килүен онытмагыз.

2. Табигать һәм һава шартларына туры китереп киенү дә бик мөһим. Бозда яки пычракта шпилька үкчәләрдә "очып" йөрүче яки салкында капрон оекларда калтырап торган хатын-кыз акылсыз һәм ямьсез күренә. Зәвык белән киенү - урынын һәм вакытын белеп киенү дә әле ул.

3. Төсләр һәм стиль тышкы кыяфәт һәм яшәү рәвешенә туры килергә тиеш.

4. Бер көнегезне шкафтагы кием-нәрегезгә багышлагыз. Төсе һәм стиле ягыннан туры килгәннәрен һәм аксессуарларны бер җиргәрәк туплагыз. Нәрсә кияргә аптыраган хатын-кыз еш кына бар булган нәрсәсен киеп чыга. Артык әйберләр тагарга, эләргә ашыкмаска кирәк. Кайбер очракта ике стиль: классик һәм спорт киемнәре туры килергә мөмкин. Сыланып торган джинсы һәм сыланып тора торган пиджак бер-берсенә туры килгән иң кулай очрак. Ниндидер икеләнүләр булса, мондый экспериментлардан баш тарту хәерлерәк булыр.

5. Инде күптән алынган, онытылган бер киемне бүгенге каеш яки аксессуар белән янәшә куеп карарга була. Еш кына истән дә чыккан иске кием яңа яклардан ачылырга мөмкин.

6. Кыйммәтле һәм арзан бәягә алынган, базар һәм маркалы кибет киемнәрен аралаштырыгыз. Кыйммәтле пиджак гади генә ак футболка белән дә бик матур күренәчәк.

7. Чуар, авыр, гади булмаган аксессуарлардан курыкмагыз. Алар кешенең холкын, табигатен, шәхесен ачып сала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: матур мода журнал кием