Үзенчәлекле туган көн
18 ноябрь көнне "Ялкын" социаль приютында иң киң күңелле әкият герое - Кыш бабайның туган көне үткәрелде. Кышкы тылсымчыгы ничә яшь булуы төгәл генә билгеле түгел, 2000 елдан артык дип фаразлана.
Ольга ПЛЕХАНОВА,
приют директоры.
Ләйсән Зәйнуллина тәрҗемәсе.
18 ноябрьдә аның туган ягы Бөек Устюгта чын кышкы салкыннар башлана икән, нәкъ менә шул уңайдан, балалар Кыш бабайның туган көнен шушы көнгә билгеләгәннәр. Бу көнне "Ялкын"да үзенчәлекле почта тартмасы эшли башлады. Тартмага Кыш бабайга котлаулар һәм үзеңнең теләкләреңне язып салырга мөмкин. Балаларның теләкләре күптөрле, ләкин барысының да бер зур теләге бар, ул - яннарында һәрвакыт әниләре булу.
Балалар Кыш бабайга "Кышкы уен-көлке" дип исемләнгән рәсемнәр күргәзмәсе һәм "Туган көнең белән, Кыш бабай!" дигән театральләштерелгән күренеш бүләк иттеләр. Бу көнне Кыш бабайның интерактив остаханәсе дә ачылды, монда эшләнгән уенчыклар Яңа ел көнендә приютны гына түгел, шәһәр һәм районыбызның өлкән яшьтәге кешеләренең дә өйләрен бизәячәк. Остаханәнең ишекләре барлык кешеләр өчен дә ачык. Камырдан, тукымадан, сәйләннән уенчыклар ясарга теләгән һәр кеше приютка кунакка килә ала.
"Ялкын"да тәрбияләнүчеләр һәр кеше үзенең әти-әнисенең хәлен белергә, әти-әни балалары белән театрга, яисә балалар бәйрәменә барырга, ишегалларында балалар өчен тау, кар бабайлар ясарга вакытлары күбрәк булсын өчен Яңа ел бәйрәмен бер генә көн түгел, ә хәтта ай ярым дәвам иттерергә булганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа