Сәламәт яшәргә өйрәнәбез
Җәйге каникулның соңгы аенда "Радуга" социаль үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары тулы булмаган һәм шулай ук ишле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар һәм яшүсмерләр өчен сәламәт тормышны пропагандалау максатында тренинг дәресләре уздырдылар.
А.ТИТОВА,
үзәк психологы.
Бу дәресләрдә балалар бер-береңә хәерхаһлы мөнәсәбәттә булу, уңай караш белән аралашу, дуслык элемтәләре булдыру кагыйдәләрен өйрәнделәр; наркоманлык, эчүчелек белән шөгыльләнүнең, тәмәке тартуның яман нәтиҗәләре белән таныштылар; бу афәтләрдән башка да тормышта ләззәт һәм канәгатьлек алу мөмкинлекләренең күп икәнлеге турында бергәләп фикер алыштылар.
Дәресләрдә алган белем һәм мәгълүматлар, һичшиксез, балаларга үз сәламәтлеген яшьтән үк сакларга, һәр яклап та гармонияле шәхес булып үсеп җитәргә ярдәм итәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа