Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Чемпионатта булган кебек

Узган ял көннәрендә "Ялкын" социаль приютында тәрбияләнүчеләрдән 15 бала Казанда "Татнефть-Арена" боз сараенда узган "Пилигрим" тамашасын карарга бардылар.

"Беренче минутлардан ук без үзебезне әкият дөньясындагыдай хис иттек. Илебезнең тарихи узганнары, бүгенгесе турында күп нәрсәләрне үзебез катнашкандай кичереп утырдык. Гади генә "су" дигән сүз аша дөньяның күпме могҗизасын белдек", - ди Лия Китиашвили, соклануын яшерә алмыйча.
"Сихерләнгән кебек карап утырдым. Һәрбер күренеш серле, тыннарны куырырлык матур иде", - ди Роман Каландаров.
"Ә мин шундагы артистлар белән бергә җырлап, волонтёрлар белән "тере дулкын" тудырып, тамашада үзем катнашып утырдым" , - дип сүзгә кушыла
Анатолий Чухарёв. Ике сәгать дәвам иткән спектакль аны караган һәр балада гомер буе онытылмаслык тәэсирләр калдырды.
Анастасия НАТАЛЬИНА,
үзәкнең бүлек мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса