Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Болгар җире – бабаларыбыз җире

Менә зарыгып көткән җәйге каникул да башланды. Ура! Бу күңелле яллар, кызыклы очрашулар, поход-экскурсияләр дигән сүз. Каникулга төрле планнар корабыз. Укытучыбыз Фәүзия апа Зәйнуллина Изге Болгар җиренә барырга тәкъдим иткәч, шатланып риза булдык. Без алдан ук кызыксынып, интернеттан материаллар эзләдек. Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы 1969 елда ачыла. Ул Татарстан Республикасында...

16 июнь көнне иртәнге сәгать 5тә Изге Болгар җиренә сәяхәткә кузгалдык. Хәерле сәгатьтә! Юлда бераз йоклап алганнан соң, тәрәзәдән тирә-якны күзәтә башладык. Көн эссе булуга карамастан, автобуста җиләс, рәхәт. Шоферларыбыз Роман һәм Фәрит абыйлар бик тәҗрибәле йөртүчеләр булып чыктылар. Безне уңайлы һәм җитез генә итеп Болгар җиренә илтеп тә җиткерделәр.

Экскурсоводыбыз Әмир абый Садыйков автобуста ук Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы белән таныштыра башлады. Без аның сөйләгәннәрен игътибар белән тыңлыйбыз. Сәяхәтебезнең иң беренче тукталышы - Ак мәчет. Ул тыюлыктан бераз читтәрәк салынган. Ап-ак булып ерактан ук балкып торучы Ак мәчетне күргәч, хәйран калдык. Нинди могҗиза, нинди матурлык! Бисмиллаларыбызны әйтеп, мәчет эченә уздык, зиннәтле бүлмәләрне сокланып карап йөрдек. Мәчет янәшәсендә генә киләчәктә шәкертләр белем алачак мәдрәсә дә бар. Мәчеттән ерак түгел җил тегермәне һәм агачтан авыл йортларына охшатып салынган корылмалар да мондагы төзелешнең киң колачлы булуын күрсәтә. Әлеге корылмаларда "Икмәк музее" ачылган икән. Кызганыч, вакыт тар булу сәбәпле, без ул музейда була алмадык.

Болгар тыюлыгына керәбез. Менә нинди икән ул! Рәсемнәрдән күргән корылмалар чынбарлыкта тагын да матуррак икән, ләбаса! Манарасы күккә ашкан мәчетнең нинди мәһабәт булуын без экскурсовод сүзләре буенча күз алдына китердек. Биек краннар булмаган вакытта да нинди корылмалар эшли алган безнең бабайлар. Ак пулат, Кара пулат, Кече манара, мунчалар... Саклык белән тар гына асфальт юлдан, экскурсоводны тыңлый-тыңлый, алга атладык. Һәр адымда тарих, тарих, тарих...

Чираттагы тукталышыбыз - тыюлыкта яңа сафка баскан мәчет. Мәчетнең аскы катында без Болгар тарихына караган рәсем һәм борынгы китаплар күргәзмәсе белән таныштык. Өске катта исә барыбызны да таң калдырган экспонат - зәвыклы итеп эшләнгән Коръән китабы булды.
Хуш, Изге Болгар җире! Борынгы бабаларыбыз турында нинди бай мәгълүматлар алдык без синдә.

Алда - Биләр шәһәре. Автобуста Болгар җирендә алган тәэсирләребез белән уртаклашабыз. Быел 3 нче сыйныфны гына тәмамлаган Робертның күзләре уттай яна (чып-чын татар малае! Афәрин, Роберт!). Ул үзенең күпме фото төшерүе турында сөйли, сувенирларын күрсәтә.

Биләр шәһәрчеге дә Болгар дәү-ләтенең иң зур шәһәрләреннән саналган. Хәзерге вакытта биредә борынгы мәчет нигезе сакланып калган. Алдыбызда - риваятьләргә кергән Хуҗалар тавы, Изгеләр чишмәсе... Изгеләр чишмәсе комплексын нефтьчеләр төзекләндергән /шәһәрдәшебез Атлас Гата улы Зартдинов әлеге эштә әйдәп баручы баш архитектор буларак катнашкан икән. Аның җитәкчелегендә башкарылган төзекләндерү эшләре бездә зур горурлану хисләре уятты/. Хәзер комплекс халыкның иң яраткан ял итү урынына әйләнгән. Җомга һәм шимбә көннәрендә кешеләр бирегә килеп, Коръән укып, туганнары белән ял итәләр икән. Без Изгеләр чишмәсеннән тәмләп су эчкәч, Хуҗалар тавына юнәлдек.

Экскурсиябез учакта казан асып пешерелгән пылау белән сыйланып һәм тәмле чәйләр эчеп тәмамланды.

Күңелләребездә җан тынычлыгы, биредән китәсе дә килми. Һавасы саф, суы тәмле икән Болгар җиренең. Истәлеккә сувенирлар алып, кайтыр юлга чыктык. Рәхмәт сиңа, изге Болгар - бабаларыбыз җире! Бу экскурсиядән алган тәэсирләрне беркайчан да онытмабыз!

Әлеге сәяхәтне оештырган шәһәребездәге "Балкыш" җәмгыяте директоры Хәмзә абый Мотыйгуллинга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Эшләрегез уң булсын, сәламәтлек һәм бәхет телибез! Шулай ук әлеге сәфәрне оештыруда ярдәм иткән Бөгелмә мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Фәүзия Таһир кызы Мәхмүтовага да зур рәхмәт. Эшегездә зур уңышлар Сезгә!

Барлык сәяхәтчеләр исеменнән,
Эльвира ЯКУПОВА
һәм Регина СӘЙФУЛЛИНА,
2 нче лицей укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса