Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Бөгелмәдә – пленэр

23 июнь көнне Татар мәдәният үзәге бинасында Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге рәссамнарының иҗат җимешләрен тәкъдир итү күргәзмәсе ачылды. Тантаналы чарада Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты мәдәният бүлеге җитәкчесе Лена Миңнуллина, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге рәссамнар берлеге рәисе Мөдәррис Минһаҗев, сәнгать сөючеләр катнашты.

Әлеге күргәзмәнең үзенчәлеге шунда ки, анда беренче тапкыр Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәгендә үткәрелгән пленэр-симпозиумда иҗат ителгән картиналар тәкъдим ителгән иде. Пленэр дигәнең француз теленнән "ачык һавада" дип тәрҗемә ителә икән. Шулай булгач, күргәзмәдә тәкъдим ителгән
әсәрләр барысы да Лениногорск шәһәренең 60 еллыгы уңаеннан үткәрелгән пленэрда туган иҗат җимешләре иде.
Татарстан Республикасының халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев беренче тапкыр үткәрелгән әлеге чара турында илһамланып сөйләде. "Барып чыгар микән дип, шикләнеп кенә башлаган идек. Ахыргы нәтиҗәләрне күреп, дөрес юнәлештә эш иткәнебез ачыкланды. Әлбәттә, җирле хакимият безнең
эшне югары, уңай бәяләде. Шушындый ук чараны Бөгелмә җирлегендә дә үткәрергә ният бар. Көз айларында Бөгелмә табигате искиткеч гүзәл бит, аны киләчәк буыннар да күрсен өчен иҗат итеп калырга кирәк", - дип тәмамлады сүзен. Аның фикерен Бөгелмә рәссамнары да күтәреп алды, куәтләде. Шулай итеп, әле алдан гына булса да, матур, алтын көз айларында Бөгелмәдә дә пленэр оештыру оеткысы салынды. Уңышлы үтәр дигән ышаныч бар, ник дигәндә, җирле мәдәният бүлеге начальнигы Лена Миңнуллина әлеге фикерне хуплады һәм югары җитәкчелеккә дә җиткерәчәген белдерде.
Күргәзмәгә исә апалары белән "Ялкын" балалар приютында тәрбияләнүчеләр дә килгән иде (рәсемдә). Алар, бәлки, беренче тапкырдыр сәнгать дөньясына чумдылар, зур кызыксыну белән Лениногорск рәссамнарының ачык һавада иҗат иткән сәнгать әсәрләрен карадылар. Шулай ук рәсем
сәнгатен үз итүчеләр дә күргәзмәдән канәгать калдылар. Күргәзмә исә әле июль аенда да эшләячәк. Шуңа күрә сез дә барыгыз, күрегез, илһам алы-
гыз, илһамланыгыз!
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса