Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Бөгелмә балкышы

8 декабрь көнне башкалабызның Кәрим Тинчурин театрында шушы олуг әдипнең 125 еллыгына багышланган "Ул кабызган утлар балкышы" конкурс-фестиваленең йомгаклау өлеше узды. Республикабызның төрле шәһәр-районнарыннан килгән балалар бәйгенең гала-концертына җыелды.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотолары.

Конкурсның ахыргы өлешенә Бөгелмә муниципаль районы мәктәпләрендә белем алучы 4 укучы үткән иде. Республикакүләм ярышларның йомгаклау өлешенә үтү үзе үк зур җиңү булып тора, әлбәттә. Ник дигәндә, мәртәбәле жюри әгъзалары алдына инде үз шәһәр һәм район мәктәпләрендә иң оста чыгыш ясаганнарның гына, иң-иңнәрнең генә сайлап алынуы, килүе аңлашыла, ләбаса. Шуңа күрә озын юл үтеп, шактый алҗыгып барып җиткән әлеге укучыларыбыздан күпне өмет итү, бәлки, урынлы да булмагандыр. Әмма… алар үзләре һәм аларның җитәкчеләре алай уйламаган икән шул!
Фестиваль төрле номинацияләрдә үткәрелә. Безнекеләр шуның икесендә: "Монолог" һәм "Җырлы мизгел" дигәннәрендә финалга чыга. Беренче номинациядә бездән Карабаш 2 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Адинә Тәхаутдинова /җитәкчесе - Зәлия Хәсәнова/ һәм шәһәребезнең Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы Эльвина Садриева /җитәкчесе - Гөлназ Сөнгатуллина/ катнашалар. Эльвина Садриева фестивальнең Рәхмәт хатына ия була.

"Җырлы мизгел"дә исә безне зуррак уңышлар көткән икән. Карабаш 1 нче урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Ильяс Минһаҗев /җитәкчесе - Мәдинә Фәттахова/ Булат ариясен бик оста башкарып /аккапело, ягъни музыка коралларыннан башка җырлады ул аны/, фестивальнең мактаулы III урынына лаек була. Афәрин, Ильяс, булдырдың!

Бөгелмә шәһәре 3 нче урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Резедә Габдрахманованың сәхнәдә җырлавы күпләребезгә инде таныш. Аның матур тавышы Бөгелмәдә җыр сөючеләр күңелендә инде күптән урын алды анысы. Казанда да жюри вәкилләре күңелен яулый алды ул. Беренче чыгышыннан соң Резедәнең дулкынлануы күренеп тора иде: "Микрофоннары юньләп эшләмәде…" - диде ул соңыннан борчылып. Әмма техник җитешсезлек кенә аның талантын яшерә алмады шул, финалга үтте ул. Резедәнең җитәкчесе Роза Йосыпова: "Финалга үтүебезне белгәч, безне тагын бер кат җыеп, нинди җыр башкарачагыбыз турында сорадылар. Моңа кадәр инде "Без кабызган утлар", "Мәйсәрә"не башкарган идек. Башка укучылар да бер төрле җыр башкарганга күрә, икенче җыр җырлауны сорадылар. Резедә "Аккош йөзә" дигән җырны сайлады, шуның белән хөкемдарларны тулысынча әсир итте", - дип, конкурсның ничек узуы турында фикерләре белән уртаклашты. Әйе, фестивальнең "Җырлы мизгел" номинациясенең төп бүләге - Гран-при иясе булып Резедә Габдрахманова танылды. Афәрин, Резедә!

Уңышлы чыгышлары белән үзләренә, әти-әниләренә, укытучыларына, мәктәпләренә, шәһәрдәшләренә, милләттәшләренә бәхетле мизгелләр бүләк иткәннәре, абруй китергәннәре өчен алда аталган укучы-укытучыларга ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез. Һәм без әлеге уңышны тулаем Бөгел-мә муниципаль районы мәгариф идарәсенең милли бүлеге, гомумән, Бөгелмә җиңүе, Бөгелмә балкышы дип кабул иттек.
Рәсемнәрдә: "Ул кабызган утлар балкышы" конкурс-фестиваленең мактаулы 3 нче урыны иясе Ильяс Минһаҗев; Резедә Габдрахмановага төп бүләк - Гран-при тапшырганда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса