Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Беркем дә читтә калмады

Шушы көннәрдә шәһәребезнең 2 нче "Батыр" балалар бакчасында Сталинградны азат итү өчен алып барылган хәлиткеч бәрелешнең 70 еллыгына багышланган "Кышкы спартакиада" уздырылды. Бәйрәмгә әзерлек эшләре алдан ук башланды.

Әлфирә ГАЛӘВЕТДИНОВА,
Бөгелмә шәһәре 2 нче "Батыр" балалар бакчасы мөдире.
Автор фотосы.

Бакчадагы тәрбиячеләр Светлана Рәхимова, Алия Садриева, Раушания Казакова, Гүзәлия Сәхабиева төрле эшчәнлек барышында балаларны
С. Баргузинның "За Родину", А. Митяевның "Землянка", герой-шагыйрь Муса Җәлилнең "Кызыл ромашка" әсәрләре, якташларыбызның батырлыкларын сурәтләгән иллюстрацияләр белән таныштырдылар. Музыка җитәкчесе Әлфия Шакирова һәм тәрбияче Зөлфия Идиятуллина әзерләгән Сталинград сугышы турындагы видеофильмны балалар зур кызыксыну белән карады.

Төркемнәрдә оештырылган ата-аналар почмакларындагы "Мамай курганында тынлык", "Алар Ватан өчен көрәштеләр", "Дорога жизни" кебек белешмәләр беркемне дә битараф калдырмады.

Кечкенә төркем балалары өчен Фәйрүзә Татлыева, Венера Әхмәтшина "Батырлар" дип исемләнгән театральләштерелгән спорт бәйрәме үткәрде.
Әлфия Якупова һәм Розалия Зыятдинова оештырган "Кышкы спартакиада"да уртанчылар һәм зурлар төркемнәрендә тәрбияләнүче балалар катнашты. Ата-аналар белән балалар, "Батырлар" һәм "Җитезләр" командаларына бүленеп, әкият герое Камыр батыр белән бергә "Иң төз атучы", "Каршылыклар юлы", "Хатны тапшыр", "Танкны шартлат!", "Яралыны чанада алып чык" кебек ярышларда, эстафеталарда батырлыкта, җитезлектә, тапкырлыкта көч сынаштылар.

Бәйрәм ахырында өлкән тәрбияче Гөлшат Борһанова балаларга татулыклары, җитезлекләре өчен медальләр, бүләкләр һәм татлы призлар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса