Беренче адымнар
Татар халкының атаклы язучысы Галимҗан Ибраһимов: "Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен табарга юллар күрсәтү - мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр", - дип әйткән.
А.Миңлеголова,
методик берләшмә җитәкчесе.
Октябрь башында Бөгелмә шә-һәренең 12 нче балалар бакчасында татар теле тәрбиячеләренең методик берләшмәсе кысаларында "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ике дәүләт телен өйрәтүдә яңа алымнар" дигән темага семинар булып узды.
Бу семинар Федераль дәүләт таләпләренә (ФДТ) җавап бирүче яңа укыту-методик комплектны (УМК) тормышка ашыру максатыннан үткәрелде.
Тәрбиячеләрне балалар бакчасы мөдире Светлана Маслова каршы алды. Бөгелмә муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү мәгълүмати-методик үзәкнең баш белгече Фәридә Кадыйрова бу семинарның мөһим чара икәнен ассызыклап үтте. 12 нче балалар бакчасыннан Хаҗия Хәсәнова (балаларга татар телен укытучы югары категорияле тәрбияче) җитәкчелегендә Светлана Галимова (зурлар төркеменең II категорияле тәрбиячесе), Ольга Сорокина (зурлар төркеменең II категорияле тәрбиячесе), Юлия Толмачёва (I категорияле музыка белгече) һәм тәрбияләнүче балалар яңа укыту алымыннан тәүге үрнәкләрен күрсәттеләр.
Ә Баулы шәһәреннән килгән тәрбиячеләр Любовь Хохлова (I категорияле тел белгече) һәм Альбина Дәүләтова (I категорияле өлкән тәрбияче) үзләренең уңышлары белән уртаклашты. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның татар телендә сөйләшә (аралаша) белү күнекмәләрен тикшерүнең якынча үрнәге белән 20 нче балалар бакчасыннан Алсу Миңлеголова (балаларга татар телен укытучы I категорияле тәрбияче) чыгыш ясады. 9 нчы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Ирина Кочеткова исә "Төсле атналар" презентациясен тәкъдим итте.
Семинар барышында яңа технологияләр кулланылды, чыгышлар презентацияләр белән алып барылды. Семинар азагында Фәридә Мөхәммәдулла кызы килгән тәрбиячеләргә һәм кунакларга эшләрендә зур уңышлар теләп калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа