Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Бер күрешү – үзе бер гомер

17 май көнне шәһәребезнең 3 нче мәктәбендә истәлекле очрашу узды. Аны "Ак калфак" оешмасы рәисе Сөмбел апа Гәрәева оештырды. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге очрашулар ел саен үткәрелеп, инде матур традициягә әверелгән икән. Шуңа күрә ул көтеп ала торганга әйләнгән.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.

Әлеге очрашуга төрле елларда 3 нче мәктәпне тәмамлаучылар чакырулы иде. Үз вакытында татар мәктәбе булганлыктан, аны тәмамлаучылар - бүгенге көндә инде өлкән яшьтәге апаларыбыз, абыйларыбыз - барысы да матур итеп милли киемнәребездән: бабайлар - түбәтәйләрдән, әбиләребез ак яулыклардан килгән иде. Шунысын да әйтергә ки­рәк, Бөгелмәнең татар мәк­тәбе даны күрше-тирә районнарда нык таралган була, шуңа күрә килеп укучылар да күп булган. Шул уңайдан очрашуда катнашкан, озак еллар буе /1960-1998 елларда/ мәктәп директоры булып эшләгән Фәрит Гали улы Нуриәхмәтов сөйләве мавыктыргыч булды: "Бер уку елында мәктәптә 1680 (!) бала белем алды, беренче сыйныфка 280 укучы /7 параллель сыйныф/ килде. Аларны тәрбия-укыту процессында 78 мө­­­­галлим-мөгаллимә кат­­нашты. Чагыштыру өчен, СССР күләмендә Украи­на­­­ның иң танылган мәк­тәп­­­­ләренең берсендә җәм­­­­гысе 300гә якын гына укучы бар иде. Мәктәпкә килгән кунаклар: "Фәрит, синең монда Кытай бит! - дип шаккаталар иде. Әйе, шулай күләмле эшләдек. Иң әһәмиятлесе, әлеге күләм сыйфатка зыян ки­термәде, мәктәбебезне тәмамлаучылар арасында күренекле шәхесләрнең күп булуы, һәрхәлдә, җәм­гыятьтә үз урыннарын табулары бик әһәмиятле хәл", - диде ул. Аның фикерен Сөмбел апа Гәрәе­ва дәвам итте: "Милли ка­һарманыбыз Газинур Га­фиятуллинның өч баласы да шушы мәктәптә укыганнар. Ул чорларны бүген дә бик сагынып искә алалар. Аннан соң Габд­рахман Әпсәләмовның мәктәпкә килүен дә яхшы хәтерлиләр. Күренекле язучыбыз атаклы "Газинур" романын язар алдыннан, шәһәр һәм районыбызда булып, тиешле документлар белән танышкан, китабы өчен материаллар туп­лаган".

Чәчкә апа Сәлимова исә тормыш юлына аяк басканда, төпле белем биргәннәре, җәмгыятькә кирәкле шәхесләр итеп тәрбияләгәннәре өчен укытучы-остазларына рәх­­мәтләрен әйтте. Оч­­ра­­­­шуга килгәннәрнең һәр­­­­­­кайсы нинди дә булса кызыклы вакыйга ту­рын­да сөйләде, янәшә­сендәгеләр белән уртак­лашты.

Очрашуда илгә җиңү яулауда катнашкан Бөек Ватан сугышы ветераннары да бар иде. Алар әле күптән түгел генә билгеләп үтелгән 9 Май - Җиңү көне турында фикерләрен бел­­­дерделәр. Әлеге чара­га Җиңү бәйрәменең дә­вамы буларак та бәя бирделәр. Шәһәребез ветераннар советы президиумы вәкиле Хәмит Шафиков исә күп кенә чыгышларны йомгаклап, очрашуга төгәл бәя бирде. Аның: "Бер күрешү - үзе бер гомер", - дигән сүзләре чараның асылын ачып бирде.

Ихлас очрашу төрле фикер алышулар: милләт, татар теле һәм ислам дине турында сөйләшүләр, бәхәсләр белән дә барды.

Чара ахырында әлеге күркәм очрашуны оештырган өчен шәһәребездә эшләүче "Ак калфак" оешмасы рәисе Сөмбел Гәрәевага, ул җитәкләгән оешма вәкилләренә, 3 нче мәктәп директоры Галина Дуловага, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына кичәдә өлкәннәргә күрсәткән хөр­мәтләре, ихтирамнары өчен рәхмәт сүзләре әйтелде. Ветераннары­быз якты хатирәләр, уңай тәэсирләр белән өй­лә­ре­нә таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: ак калфак