Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Чишмәнең саф суы сусауны гына басып калмый, тәнгә сихәт бирә, көч кертә. Аның янына туктап, бит- кулыңны юсаң, уч тутырып су эчсәң, өстән йөк төшкәндәй була, җиңеләеп каласың.

Коръән-Кәримдә бу хакта бер кыйсса бар. Ибраһим галәйһи вәссәламнең хатыны Хаҗәр Исмәгыйль галәйһи вәссәламне тапкач, Аллаһы Тәгалә Ибраһимга (г.в.) хатынын һәм баласын Мәккә дигән җиргә алып барып куярга әмер кыла. Бу сәхрә уртасы була. Ибраһим галәйһи вәссәлам хатыны белән баласын шунда калдырып китә. Янәшәдә Сафа һәм Мәрвә таулары була.

Исмәгыйль ашыйсы, эчәсе килеп, елый башлагач, Хаҗәр аңа су эзләп китә. Башта Сафа тавына менеп, берәр җирдә су юкмы икәнен карый. Су күренмәгәч, йөгереп төшә дә Мәрвәгә менеп китә. Шулай ике тау арасында чабып йөри. Бервакыт Исмәгыйль елаудан туктый. Хаҗәр ана аның янына килсә, аяк яныннан су чыккан була. җәбраил фәрештә килеп, шул урынга канаты белән суга һәм су чыга. Хаҗәр ана суны күргәч, тизрәк комны өя башлый. Шулай итеп, бу урын чип-чиста сулы зур күлгә әйләнә. Аны Зәмзәм суы дип атыйлар.

Еракта үтеп барган кәрван һавадагы кошларның җиргә төшеп-төшеп менүен күрә. Элек мондый хәл күзәтелмәгәч, барып карыйсы итәләр. Суны күргәч, Хаҗәр анадан шунда урнашырга рөхсәт сорыйлар. Хаҗәр ана каршы килми. Бүгенге Мәккә шәһәре шулай төзелә. Зәмзәм суы ничәмә еллардан бирле чыга һәм һәр ел миллионнарча хаҗилар аннан су ала, әмма ул кимеми. Су һаман да саф, чиста, шифалы. Аны 70 төрле авырудан дәвалый диләр. Зәмзәм суын эчкәндә теләгән теләк кабул була дигән сүз дә бар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) аның турында: "Әгәр дә агып торган Зәмзәм суын Хаҗәр ана буып куймаган булса, ул дөньяның бик күп җирләренә агып китәр иде", - ди бер хәдисендә. Ул сүзен шушы җирдә өзеп, туктап кала. Күңелдә: "Хаҗәр ана ага торган Зәмзәм суын нигә буып куйды икән?" - дигән сорау туа. Әгәр дә ул агып киткән булса, кешеләр аны пычратып бетерер иде. Аллаһы Тәгалә изге суны шуннан саклаган. Изге суны нинди дога укып эчсәң дә ярый.

Америкада яшәүче бер хатынның (ул христиан динендә була), үзендә начар авыру табылгач, Мәккә шәһәренә барып, Зәмзәм суы эчеп дәвалануы мәгълүм. Ул кырык көн дәвамында авызына бернинди ризык капмыйча, шул суны гына эчеп торган. Бүгенге көндә Зәмзәм суының составы өйрәнелгән һәм химик составы язылган.

Чишмә суы эчеп дәваланган пәйгамбәрләр дә булган. Төркиянең көньягында Урфа дигән шәһәр бар. Ул Әюп пәйгамбәр тарихы белән бәйле. Әюп пәйгамбәр 18 ел авырый. Аны хатыны белән шәһәр кырыена куып чыгаралар хәтта. Алар шунда мәгарә эчендә яши. Көннәрдән бер көнне Әюп пәйгамбәр янына Аллаһы Тәгалә әмере белән җәбраил фәрештә килә һәм урыныннан торып, аягы белән җиргә тибәргә куша. Әюп пәйгамбәр шулай эшли һәм бу урында чишмә бәреп чыга. Ул шул суны эчеп савыга. Әлеге чишмә хәзер дә бар. Урфа шәһәренә аның суын эчеп дәваланырга бөтен дөньядан кешеләр килә.
Ислам динендә су эчеп дәвалану - хәерле гамәл.

"Акчарлак" нәшрият йорты чыгарган китаптан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса