Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

“Бөгелмә авазы” – безнең газета, язылыйк һәм языйк аңа!

1991 елның башында үз мәнфәгатьләребезне, телебезне-динебезне кайгыртучы көтелгән газетабыз "Бөгелмә авазы" татар дөньясына үзенең авазын ирештерде. Беренче көннәреннән үк "Бөгелмә авазы" татар мохитен саклау, телебезне үстерү, милләт проблемаларын яктырту һәм яшьләребездә гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияләү мәсьәләләрен беренче урынга куеп эшли башлады. Газета һәм аның беренче мөхәррире Мәхтүм Мостафин җитәкчелегендә Тукай һәйкәле...

1991 елның башында үз мәнфәгатьләребезне, телебезне-динебезне кайгыртучы көтелгән газетабыз "Бөгелмә авазы" татар дөньясына үзенең авазын ирештерде. Беренче көннәреннән үк "Бөгелмә авазы" татар мохитен саклау, телебезне үстерү, милләт проблемаларын яктырту һәм яшьләребездә гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияләү мәсьәләләрен беренче урынга куеп эшли башлады. Газета һәм аның беренче мөхәррире Мәхтүм Мостафин җитәкчелегендә Тукай һәйкәле янында Шигърият бәйрәме уздыру үзе зур эшләрнең берсе булды, хәзер бу чара киң колач алды.

Яшьләр белән эшләү максатыннан, М.Мостафин тарафыннан оештырылган "Моңсар" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары Тукай атналыгында укучылар белән очрашулар уздырдылар. Төрек лицеенда, мәсәлән, Шигырь бәйрәмнәрендә Габдрахман абый Низамов, Сәлах абый Шәрипов һәм Мәхтүм Мостафиннар (бүгенге көндә барысы да мәрхүмнәр инде, урыннары җәннәттә булсын) һәрчак укучыларның көтеп алынган кунаклары булдылар.

Тагын шунысын да әйтеп узарга кирәк, газетаның тиражын арттыру мәсьәләсе һәрдаим игътибар үзәгендә булды. Штаттан тыш хәбәрчеләр бу өлкәдә яраткан газетабызга һәрчак ярдәм итеп килделәр. Мин үзем дә татар-төрек лицеенда эшләгәндә яраткан газетабызга күпләп яздыра идем. Һәр санын редакциягә барып алып, таратырга да иренмәдем. "Бөгелмә авазы" күп авырлыклар белән аякка басты һәм үз юлын бүген дә тотрыклы дәвам итә. Шәһәребезнең чал тарихында 25 яшьлек "Бөгелмә авазы"ның да якты эзе бар.

Хәзерге көндә газетада үз эшләренә бирелгән хезмәткәрләр эшли. Басмабызның бизәлеше, эчтәлеге барчабызны да сөендерә. Безгә, әбунәчеләргә исә газетабызны саклап калу өчен иң беренче ярдәм - һәммәбезгә бүгеннән үк язылу. Үзеңнең татар икәнлегеңне тоеп яшәп тә, милләт өчен кайгыртучы газетасыз ничек яшәргә мөмкин инде. "Бөгелмә авазы" безнең проблемаларга беркайчан да битараф булмады. Шуңа күрә языйк, язылыйк без аңа һәм башкаларны да шуңа өндик, туганнар!

Мөбәширә ШӘРӘФЕТДИНОВА,

мәгариф ветераны.

Бөгелмә шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса