Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Ак бит

Риваять Акыл иясе бервакыт укучыларын үз янына чакырып алган да аларга уртасында кара нокта булган ак бит күрсәткән һәм сораган: "Сез нәрсә күрәсез?". "Нокта", -- дигән бер укучы. "Кара нокта", -- дигән икенчесе. Ә өченчесе исә: "Симез кара нокта", -- дип өстәгән. Аларның җавапларын ишеткәч, укытучы елап җибәргән һәм: "Сез...

 

Риваять

Акыл иясе бервакыт укучыларын үз янына чакырып алган да аларга уртасында кара нокта булган ак бит күрсәткән һәм сораган: "Сез нәрсә күрәсез?". "Нокта", -- дигән бер укучы. "Кара нокта", -- дигән икенчесе. Ә өченчесе исә: "Симез кара нокта", -- дип өстәгән. Аларның җавапларын ишеткәч, укытучы елап җибәргән һәм: "Сез барыгыз да кара ноктаны гына күрдегез, ә ак саф биткә игътибар да бирмәдегез", -- дигән...

Без дә еш кына кешене, аның яхшы сыйфатлары күп булуга карамастан, бары бер кара эше буенча гына да хөкем итәбез бит...

Айгөл ШӘРӘФИЕВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса